Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда таш түшиләр

"Эш башланды. Авылыбызның "Колхоз" урамына таш җәеләчәк. Мәдәният йорты яныннан кибетләргә кадәр булачак бу юл. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын", дип язалар Ары авылы мәдәният йорты сайтында.

Шунысы кызык, комментарийларда: "Сезгә күптән кирәк иде", "Сез асфальт юлга лаек", "Игелеге булсын" - дигән теләкләр җиткергәннәр, шул ук вакытта: "Безнең урамга кайчан була икән?" - дип сораучылар да бар.

Булыр, башка урамнарга да таш түшәлер. Ә монысы Дәүләт Программасы буенча эшләнә. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, таш юл асфальт беткән турыдан башланып. клуб, мәчет яныннан уза һәм кибеткә кадәр дәвам итә. "Барысы 700 метр булачак". - диде авыл җирлеге башлыгы.

Ә башка кайбер урамнарга вак таш үзара салым буенча җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев