Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ары авылы халкы да Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Язлар безгә Җиңү алып килде. Менә шундый исем астында обелиск янына тантанага җыйналдык. Бәйрәмебезгә Дусым җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен оештыруда башлап йөрүче Наил Закир улы Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Марат Солтан улы Хәкимуллин, Дусым җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры Ленар Әдһәм улы Сәмигуллиннар килде. Алар ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Сөйләүләр дә,...

Язлар безгә Җиңү алып килде. Менә шундый исем астында обелиск янына тантанага җыйналдык. Бәйрәмебезгә Дусым җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен оештыруда башлап йөрүче Наил Закир улы Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Марат Солтан улы Хәкимуллин, Дусым җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры Ленар Әдһәм улы Сәмигуллиннар килде. Алар ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Сөйләүләр дә, елаулар да күп булды.
Хәтерләрне яңарттылар. Ветераннарыбыз, кунакларыбыз укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Соңыннан аларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарыбызның бүләкләрен өйләренә өләштек, бәйрәм белән котладык. Һәрберсе дә бик канәгать калдылар, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев