Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ары авылы урамнары

Нигә шәһәрләрдә тумадым икән? Язмамны әнә шулай дип башлыйсым килә. Шәһәр кешесенә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кирәк икән акча эшлә, ялкау гына булма. Күңелеңне ач, концертка барасыңмы, театргамы, спорт белән шөгыльләнәсеңме... Бала үстерсәң бакчасы бар. Матур күлмәгеңне яхшы туфлиеңне киеп асфальтта йөрисең. Автобуслары йөреп тора, паркларга барып ял ит. Атнага...

Нигә шәһәрләрдә тумадым икән? Язмамны әнә шулай дип башлыйсым килә. Шәһәр кешесенә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кирәк икән акча эшлә, ялкау гына булма. Күңелеңне ач, концертка барасыңмы, театргамы, спорт белән шөгыльләнәсеңме... Бала үстерсәң бакчасы бар. Матур күлмәгеңне яхшы туфлиеңне киеп асфальтта йөрисең. Автобуслары йөреп тора, паркларга барып ял ит. Атнага бер көн ялы да бар.

Ә авыл кешесе нәрсә күрә соң? Электән үк колхозчының хезмәте бәяләнмәгән. Күпкә авыр эштә эшләсәләр дә, аларга хөрмәт тә, ял да булмаган. Хезмәт хакын әйтеп тә тормыйм. Хәзер дә авыл кешесе нәрсә күрә соң? Көне-төне эшли, шул ук юк кына хезмәт хакы ала. Механизатор иртән эшкә китә, төнлә генә тузан йотып эштән кайта. Терлекче иртән 4тән фермада, ал да, ял да юк. Шуннан соң башын юләрлеккә сала инде ул. Нәрсәдәндер тәм таба.

Үзебезнең Ары авылы турында язасым килә. Аллага шөкер, элекке белән чагыштыра торган түгел, юлыбыз бар, газ кергән, телефоннан сөйләшәбез, күп эшләнде. Бу эшкә элешен керткән һәр кешегә рәхмәтебез зур. Кибетебез, клуб, китапханәбез эшләп тора. Медпункт та булды. Тик тормыш алып баргач, башка вак-төякләре дә күренә шул. Авыл эченә кереп китсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Асфальт беткән җирдән мәчеткә кадәр таш саласы иде. Ничә ел салабыз дип ышандыралар, тик юк. Җитәкчеләргә дә фермага менгәндә шул юл аркылы үтәргә кирәк. Әллә машиналары әйбәт, йөреп торалар. Әле ярый Камалов Илнур авылга әти-әнисе кайтып йөри башлагач, үз хисабына таш җәйдерде. Исән генә була күрсен. Сыерларын көтүгә куат алмаган урам да бар иде. Шуннан халык җыелып акча биреп, "Мүкри" дигән урамны үз көчләре белән эшләттеләр. Ул урамнарның да ташы бетеп бара инде. Бу юлларны төзәтергә кемнәр ярдәм итәр икән. Авыл җирлегенә әйтеп карыйбыз, "Акча юк", ди. Бәлки хуҗалык булышыр? Колхозчылар да шул юлдан йөри бит. Коелар да каралып бетмәде. Радиодан тыңлап, телевизордан карап торабыз, республика җитәкчеләре авыл җирлекләре башлыкларына эшләргә куша. Ә аларның нәрсәгә тотынсалар да, акчалары юк. Нәрсәгә инде ул хуҗалар акча таба алмагач.

Үз авылыңнан хуҗа чыкмагач, юк инде ул. Дусым авылы үзенеке булгач, Наил абый Сабиров туган авылын карады әнә. Күлле Киме дә Сибгат Хәким, Әсхәт Сәфәров булышлыгын күрде. Барлык урамнары диярлек асфальт.

Авылыбыз белән җитәкчеләр Сезгә мөрәҗәгать итәбез: күп җир дә түгел инде ул, урамнарыбызга таш салырга ярдәм итсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев