Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ары авылында яшәүче Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының 2 март көнне 90 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтеп баш исәк тә аз булыр. Сагына-сагына, туган нигезебезгә кайтып кереп, синең нурлы йөзеңне күрүгә, без кабат иң бәхетле чорыбызга - балачакка кайткандай булабыз. Чөнки син безгә карата хәзер дә йомшак күңелле, сабыр, итәгатьле әти һәм бабай. Синең узган гомер юлың - безгә үрнәк. Бай...

Кадерлебез! Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтеп баш исәк тә аз булыр. Сагына-сагына, туган нигезебезгә кайтып кереп, синең нурлы йөзеңне күрүгә, без кабат иң бәхетле чорыбызга - балачакка кайткандай булабыз. Чөнки син безгә карата хәзер дә йомшак күңелле, сабыр, итәгатьле әти һәм бабай. Синең узган гомер юлың - безгә үрнәк. Бай тормыш тәҗрибәң аша син безне тормышны аңларга, хезмәтне сөяргә өйрәттең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, иң кадерле, якын кешебез. Киләчәктә дә безгә терәк, таяныч бул. Иң зур теләгебез - сәламәт бул һәм җан тынычлыгы белән яшә. Тәрәзәләребездә һәрчак ут яктысы балкып, безне үзенә тартып торсын.
Синең яшәү һава кебек,
Чишмә кебек кирәк безгә.
Әти диеп, бабай диеп,
Котлар идек 100 яшьтә дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
оныкларың, оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев