Әтнә таңы

Ары авылындагы олы күл кемнеке?

Безнең Ары авылында 5 күл бар. Тирә-ягында камышлар үсеп утыра. Балыкларга да бай. Элекке елларда балык тотып утырган бала-чага,балык тотарга хирыс кешеләр күп була иде. Ә узган ел Тәлгать абый Камалов: "Без күлгә балык уылдыклары җибәрдек", дип, балык тотучыларны куарга тотынды. Үзе көне буе күлдән балык тотып кайтып керми. Казанында...

Реклама

Безнең Ары авылында 5 күл бар. Тирә-ягында камышлар үсеп утыра. Балыкларга да бай. Элекке елларда балык тотып утырган бала-чага,балык тотарга хирыс кешеләр күп була иде. Ә узган ел Тәлгать абый Камалов: "Без күлгә балык уылдыклары җибәрдек", дип, балык тотучыларны куарга тотынды. Үзе көне буе күлдән балык тотып кайтып керми. Казанында ашап ятарга кышлык балык туңдыра торгандыр ул. Кайтып китте бугай инде, "Әйдә, балыкка", дип сөйләшкәнне кибет тирәсендә хатыны ишетеп алса, "Хәзер Тәлгать абыегызга кайтып әйтәм", дип йодрык күрсәтә. Үзләренең дуслары Казаннан да, Әтнәдән дә киләләр балык тотарга, балык уылдык чәчкәнне көтәсе юк алар өчен. "Төнлә йөрмәс" дип, механизаторлар балык тотарга төнлә килә башладылар күл кырыена. Аны да сизде. Төнлә дә килде. Усал түгел икән бездә абыйлар, ара-тирә көчебездән килсә, ике аягыннан тотып суга чумдырасыларыбыз килә. Я кайда инде монда дөреслек? Авылда яшәп балык тотудан да мәхрүм итәләр. Авылның тормышы өчен хезмәт куйган абый-апалар, сездән сорыйбыз, күл кемнеке? Балык тотарга яратучы малайлар, Ары авылы Үзегез "малайлар" дип язсагыз да егетләр, дип мөрәҗәгать итәсе килә сезгә. Проблема күтәреп, газетадан ярдәм сорап язганыгызга иң элек рәхмәт әйтим әле. Димәк, безнең газетаны укыйсыз, дигән сүз бу. Киләчәктә дә газетабызны алдырып, укып, шулай бергә яшик . Егетләр! Сез язган хатны (дөрестән дә хат балалар кулы белән язылган, олылар өйрәтеп язылганга һич кенә дә охшамаган) Киме авыл җирлеге рәисе Марат абый Хәкимуллинга укып күрсәттем. Һәм Марат Солтан улының җавабы белән сезне дә таныштырам. Ул сезнең файдага, егетләр! - Ары авылындагы күлләрнең барысы да Киме авыл җирлегенеке, аларны берәүнең дә сатып алганы юк. Ә балыкка килсәк, болайрак. Без ул күлгә ике төрле балык алып кайтып җибәрдек. Дөресрәге бу эшне малайлар язган Казанда яшәүче пенсионер Тәлгать Каюмов бөтен шартын китереп эшләде. Һәм бер ел бу күлдән балык тотмаска, дип сөйләшенде. Үрчесеннәр дигән идек. Шуңа күрә Тәлгать Каюмов күлгә күзәтчелек итә. Кемнәр ничек балык тота торгандыр, анысын ук әйтә алмыйм, әмма малайлар кармак белән бу күлдән балык тота алалар. Ятьмә белән генә кермәсеннәр... Егетләр, менә шундый җавап. Тагын бер өзеккә тукталасым килә: " Көчебездән килсә.." дип башлана җөмләгез. Менә монысы егетлек түгел, дөрес ачу килә, тик суга ату хәлне уңайга үзгәртми, егетлек тә түгел, үзегезгә зыян гына салачаксыз. Монысы дөрестән дә малайлар фикере, ә егетләр әдәпле, тәртипле, ярдәмчел, үзләре булыша торган була. Тәлгать абыегыз белән дустанә сөйләшсәгез, аңа ярдәмгә килгән булсагыз, киләчәктә зур-зур балыклар тоту сезгә икеләтә шатлык китерер иде. Киләчәктә шулай эшләрсез, дип уйлыйм, чөнки Әтнә ягында тәртипле халык яши, сез яшәгән Арыда аеруча..!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: