Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ары балалары экологияне өйрәнә, кимеләр җимлек элә

Табигать, аның чиста торышы һәркемне борчый. Хәтта сабыйларны да. Урамдагы чүпләрне сабый күтәреп алганын күреп җан әрни. Ары балалары да 18 февраль көнне мәдәният йортына җыелып әнә шул хакта сөйләштеләр, экология темасына рәсем ясадылар, эйләнә - тирә мохитны саклау турында фикер алыштылар, соңыннан кышкы табигать белән хозурландылар. Күлле Киме мәдәният...

Табигать, аның чиста торышы һәркемне борчый. Хәтта сабыйларны да. Урамдагы чүпләрне сабый күтәреп алганын күреп җан әрни.

Ары балалары да 18 февраль көнне мәдәният йортына җыелып әнә шул хакта сөйләштеләр, экология темасына рәсем ясадылар, эйләнә - тирә мохитны саклау турында фикер алыштылар, соңыннан кышкы табигать белән хозурландылар.

Күлле Киме мәдәният йортында да 16 февральдә шушыңа охшаш "Кошларым - дусларым" дип исемләнгән чара үтте. Балалар бергәләп утырып җимлекләр ясадылар һәм аларны бергәләп агачларга элделәр. Кошларны саклау кирәклеге хакында сөйләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләренең эше ихтирамга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев