Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ары мәктәбе яңа уку елына ишекләрен ачты

Ары мәктәбе урнашкан Авылның уртасында. Ике дустым белән бергә Эшләп йөрибез шунда. Латыйпова Гөлназ белән Бик күптәннән бергә без. Биш ел буе Арча - Казан Юлын бергә йөргәнбез. Бик тәвәккәл, бик тә төгәл, Гөлназ - дусның иң чыны. Икеләнми раслый алам Һәр урында мин моны. Арының уңган егете Данил -...

Ары мәктәбе урнашкан
Авылның уртасында.
Ике дустым белән бергә
Эшләп йөрибез шунда.

Латыйпова Гөлназ белән
Бик күптәннән бергә без.
Биш ел буе Арча - Казан
Юлын бергә йөргәнбез.

Бик тәвәккәл, бик тә төгәл,
Гөлназ - дусның иң чыны.
Икеләнми раслый алам
Һәр урында мин моны.

Арының уңган егете
Данил - аның сөйгәне,
Ике уңган кызлары бар
Чибәрнең дә чибәре.

Гөлчәчәк Арыга килде
Бактачы авылыннан.
Бигрәк оста, күп һөнәре
Күпләр килә кулыннан.

Матур итеп бәйли, тегә
Ризыклары телйоткыч.
Матур гаилә - сөенеп үсә
Бер егет һәм ике кыз.

Рамиле - тормыш чәчәге,
Алтын аның куллары.
Тигезлектә, татулыкта
Узсын гомер юллары.

Яңа уку елы белән
Дусларым котлыйм сезне!
Бер дошман да, бер көндәш тә
Аера алмас безне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев