Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда шигырь бәйрәме үтте

Шигырь бәйрәме үткәрдек бүген. Кеп-кечкенә Арыдан дистәдән артык бала чират тора-тора сөенә сөенә шигырь укый. Ихлас, тыныш билгеләренә туктап, үзенә күрә аһән белән. Кемнәр нәрсә дип кенә бәхәсләшмәсеннәр, янәсе китап укымыйлар хәзер, шигырьне бар дип тә белмиләр... Берсе дә хаклы түгел. Менә безнең бу балаларыбыз, шигырь сөючеләребез аларга барын дәлилләп...

Шигырь бәйрәме үткәрдек бүген.

Кеп-кечкенә Арыдан дистәдән артык бала чират тора-тора сөенә сөенә шигырь укый. Ихлас, тыныш билгеләренә туктап, үзенә күрә аһән белән. Кемнәр нәрсә дип кенә бәхәсләшмәсеннәр, янәсе китап укымыйлар хәзер, шигырьне бар дип тә белмиләр... Берсе дә хаклы түгел. Менә безнең бу балаларыбыз, шигырь сөючеләребез аларга барын дәлилләп күрсәтерләр иде. Бетми укучы да, шигырь сөюче дә, моңга гашыйклар да... Чөнки без туган җир балалары, шушы җирдә туып, аның моңын сендереп үсик тә, ничек аны кире кайтарып бирмик! Тыңласын бар дөнья, шатлансын халык, безнең буын үстергән балалар шигырь сөйлиләр... Ничек кенә сөйлиләр әле! Искитмәле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев