Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арылар үрнәгендә эшлик

Менә нинди чара уздырганнар алар. Сүзне үзләренә бирик.

- 7 февраль көнне, Сочида кышкы XXII нче Олимпия уеннары башланды. Шул уңайдан без дә 7 февраль көнне Ары авылында Сочида узачак Олимпия уеннарында катнашучы спортчыларыбызга теләктәшлек йөзеннән Олимпия утының очкынын кабыздык. Үзебезнең спортчыларыбызга һәрбер спорт төрендә уңышлар гына теләп калабыз. Без алар өчен җан атып торабыз, шатланабыз, борчылабыз. Шушы чара белән аларның уңышларында үзебезнең кечкенә генә булса да, көчебезне кертәсебез килә. Татарстаныбызга әйләнеп кайтканда аларның йөзләрендә елмаю, күп медальләр белән кайтуларын түземсезлек белән көтеп калабыз. Сезгә, Татарстан чигендәге кечкенә генә авыл халкыннан ялкынлы, кайнар сәлам. Без сезгә ышанабыз!!! Сезгә уңышлар, уңышлар, уңышлар! Татарстан алга. Без булдырабыз!
Афәрин, арылылар! Теләкләрегез кабул булыр дип ышаныйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада