Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арының ветеран мәдәният хезмәткәрләре очрашты

Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган ветераннарыбыз белән "Бер очрашу - үзе бер гомергә тиң!" исемле кичә булды. Мәдәниятның нәрсә икәнен, үз эченә күпме эш сыйдырганын, бу өлкәдә эшләп карамаган кеше белми, шул исәптән күрми дә. Сез әле дә безгә киңәшләрегезне бирәсез, вакыт - вакыт сәхнәләрне...

Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган ветераннарыбыз белән "Бер очрашу - үзе бер гомергә тиң!" исемле кичә булды. Мәдәниятның нәрсә икәнен, үз эченә күпме эш сыйдырганын, бу өлкәдә эшләп карамаган кеше белми, шул исәптән күрми дә. Сез әле дә безгә киңәшләрегезне бирәсез, вакыт - вакыт сәхнәләрне дә җанландырып аласыз! Рәхмәт, Сезгә! Кичә барышында ветераннарыбыз үзләренең эшләгән елларын сагынып искә алдылар. Үзләрен зурлап чакырганнары, бергә җыйганнары, очраштырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Матур итеп җырлап, биеп алдылар. Гармунчы егетебез Рамильнең булуы, кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Гармуннарның төрле - төрлеләрендә уйнап, күңелләрне моңландырды. Сезнең һәрберегезгә озын гомерле булып, балаларыгыз, оныкларыгыз игелеген күреп, күңел тынычлыгы белән, шатлык, бәхет диңгезенә чумып яшәргә язсын! Тагын да шулай күркәм, матур очрашулар насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев