Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Арып торам бу тормыштан..."- "Әтнә таңы"

Шартлы билге булмаска тырышам Ләкин тормыш үзенекен итә ахры. Тәмам Арып торам мин бу тормыштан. Азмы соң бу тормышта шартлы билгеләр?! Минем кебек, Тормыштан арганнар кавеме?! Мин ишетәм сезне. Тилерәм... Тилерәм ахры мин. Кыш көтәм... Җитәр дә салкын кыш, Суытыр кебек ул канымны... Сулышым кысыла. Әйтерсең мин башка. Ул башка...

Шартлы билге булмаска тырышам

Ләкин тормыш үзенекен итә ахры.

Тәмам Арып торам мин бу тормыштан.

Азмы соң бу тормышта шартлы билгеләр?!

Минем кебек,

Тормыштан арганнар кавеме?!

Мин ишетәм сезне. Тилерәм...

Тилерәм ахры мин. Кыш көтәм...

Җитәр дә салкын кыш,

Суытыр кебек ул канымны...

Сулышым кысыла.

Әйтерсең мин башка.

Ул башка Күрәлмас минем көр җанымны.

Мәңгегә сүнәдер кояшым...

Аңламыйм...

Кайчан соң бер җитәр чиратым

Китәргә...

буталып җилләргә исәргә,

Исәрләп күңелне күкләргә чөяргә...

Бу вакыт бер килер дисеңме?!

Ялгышам...Ялгышам...Саташам.

Сылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев