Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Арзан да, сыйфатлы да булсын!”

«Татарстанныкын сатып ал!» Безнең Әтнә халкы электән үк фикер төрлелеге белән аерылып тора. Үзебезнең Татарстан продукциясен халык яратып аламы икән дигән уй белән Олы Әтнәнең берничә кибетен айкап-чайкаганнан соң, моңа тагын бер кат инандым.

Кибетчеләр әйтүенчә, монысы - Татарстанныкы, монысы башка төбәкнеке яки чит илнеке дип аерып карау юк. Чөнки сатып алучы кайсыдыр продуктка өстенлек бирми икән... Шушы фикерне ачыклау максатыннан, потенциаль сатып алучылардан - кибет кассасына акча түләп чыгып килүчеләрдән нинди продукцияне сайлаулары хакында сораштым. Исемнәрен әйтеп тормадылар, шулай да җаваплары кызыклы, тирән фикерләүгә этәрә. Тыңлап карагыз.

- Нинди булуына карап сайламыйм. Иң мөһиме - үземә ошасын...

- Ә мин беренче чиратта әйбернең сыйфатына карыйм. Сыйфаты яхшы булса, кайда җитештерелүенә дә, бәясәнә дә караган юк...

- Ә менә мин Татарстанныкын алам! Бәясенә карамыйм да. Чөнки Татарстанныкы сыйфатлы да, арзанрак та була... Мөгаен, чын патриоттыр мин...

- Үзебездә җитештерелгәнне алам. Бездә җитештерелгәч, бәясе кыйбат була да алмый дип саныйм...

- Сер түгел, безнең кибет киштәләрендә башлыча Татарстанда җитештерелгән икмәк һәм сөт продуктлары урын алган. Аларны башка төбәкләрдән китерү отышлы да түгел дип саныйм. Чөнки көндәлек кирәк әйберләр. Берничек тә алмыйча калып булмый.

- Дөрестән дә, "Вамин"ның сыер маен, Арча сырын теләп сатып алабыз. Арзан да алар...

- Күзаллау өчен кибет киштәләренә күз салу да җитә. Менә шушы химия продукциясенә генә күз салыгыз. Берничә төре генә электән үк таныш исемнәр йөртә. Татарстанныкылар - аз, әлбәттә. Башкача була да алмый, халык акыллы хәзер: әйбер арзан да, сыйфатлы да булсын...

Кибетчеләр белән дә аралаштым. "Юристларыбыз журналистлар соравына җавап бирергә кушмый", диючеләр дә, фикерләре белән уртаклашучылар да табылды. Әйтик, үзебезнең "Ак каен", "Свежесть" шампуньнарын да яратып алучылар күп икән. Ә пешкән ризыклар тулысынча диярлек үзебезнекеләр генә. Татарстанныкы гына да түгел, пешереп кибеттә сатучылар да бар.

Менә шундый мәгълүматлар. Ә нәтиҗәне үзегез ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X