Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арзанлы кондиционер - "Әтнә таңы"

Бар да кыйммәт заманда, халык әллә ниләр уйлап таба. Икътисади яктан түбән үсешкә ия илләрдә мондый уйлап табулар аеруча мөһим.

Әйтик, Бангладешта бәяләр бик югары. Монда әле бик эссе дә, җәен температура +45 градуска җитә. Күпчелек, аеруча авылда яшәүчеләр суыну системалары рәхәтеннән файдалана алмый, чөнки электр да юк. Инноватор Ashis Paul бу хакта уйланган да, экспериментлар ясый башлаган. Нәтиҗәдә пластик шешәләрдән торган, өй эчендәге температураны аз булса да суытуга сәләтле кондиционер уйлап тапкан.

Ул физика законына нигезләнгән - басым үзгәрү аркасында, эссе һава пластик шешә аша үтеп, өйгә кергәндә суына. Ягъни, эссе һава агымы өйгә шешәнең киң өлешеннән башлап, тар авызы аркылы керә.

Уйлап табучыбыз исә, тәрәзәгә яки стенага куярлык итеп фанера кисәге алган һәм аңа пластик шешә авызы сыярлык түгәрәк тишекләр ясаган. Шешәләрне урталай кискән, арткы өлешен ташлаган (безнең очракта помидор үсентесе утыртырга була, ташлый күрмәгез). Шешәне тишеккә тыгып, каршы яктан капкачы белән борып тыгызлап куйган. Дөрес, аңарчы капкачның да ябык өлешен кисеп төшергән. Эффект тиз арада сизелә дә башлый ди. Температура 5 градуска суына икән. Кызыксынучылар, эшләп карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев