Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашамлык карточкалары әйләнеп кайтырмы - "Әтнә таңы"

Ашамлыклар куллануны, сәүдә үсешен, җәмәгать туклануын һәм авыл хуҗалыгын мохтаҗларга адреслы азык-төлек ярдәме күрсәтү стимуллаштырырга мөмкин. Минпромторгның хөкүмәткә җибәргән стратегиясендә әнә шундый фикер бар. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә. Россиялеләрнең сатып алу мөмкинлеге санкция һәм контрсанкцияләр, нефтькә бәя төшү, сум девальвациясе һәм инфляция аркасында зыян күрде, дип саный авторлар. Нәтиҗәдә...

Ашамлыклар куллануны, сәүдә үсешен, җәмәгать туклануын һәм авыл хуҗалыгын мохтаҗларга адреслы азык-төлек ярдәме күрсәтү стимуллаштырырга мөмкин. Минпромторгның хөкүмәткә җибәргән стратегиясендә әнә шундый фикер бар. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә.

Россиялеләрнең сатып алу мөмкинлеге санкция һәм контрсанкцияләр, нефтькә бәя төшү, сум девальвациясе һәм инфляция аркасында зыян күрде, дип саный авторлар. Нәтиҗәдә - ашамлыкларның ваклап сату әйләнеше кимеде. Минпромторг бу хәлне азык-төлек ярдәмен кертеп төзәтергә тәкъдим итә.

Аны ике этапта башкарырга киңәш итәләр. Беренчесе 2017 елга кадәр узар дип исәпләнелә һәм "Ашамлык картасы" исемен йөртә. Аерым категория гражданнарның карталарына кибет, базар һәм башка кайбер сәүдә нокталарыннан билгеле бер төр товарлар алыр өчен дип акча күчерелә. Ә ул сәүдә нокталары Үзәкләштерелгән процессинг системага тоташтырыла.

Икенче этапта, 2018-2020 елларда махсус кафе һәм ашханәләрдә социаль туклану оештырыла дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев