Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ашыгыч ярдәм” Әтнәдә гел шулай эшли

"Ашыгыч ярдәм" яңача эшли башлады дип күп яздылар. Безгә, әтнәләргә әллә ни яңалык юк кебек күренде. Шулай да баш табиб Азат Харис улы белән элемтәгә кердек. - Бездә "Ашыгыч ярдәм" гел шулай эшли, үзең дә язып чыктың бу хакта. Ә яңалык халык өчен түгел ул, безнең өчен, документ тутыру өчен...

"Ашыгыч ярдәм" яңача эшли башлады дип күп яздылар.

Безгә, әтнәләргә әллә ни яңалык юк кебек күренде. Шулай да баш табиб Азат Харис улы белән элемтәгә кердек.

- Бездә "Ашыгыч ярдәм" гел шулай эшли, үзең дә язып чыктың бу хакта. Ә яңалык халык өчен түгел ул, безнең өчен, документ тутыру өчен кирәгрәк. Ә хезмәт күрсәтүгә килгәндә "Экстренный"вызовлар бар, бу авыр хәлдәгеләр була инде. Аларга без беренче чиратта, бик тиз ярдәм күрсәтергә тиеш. "Неотложный" бар тагын, аларны да бүлеп карап була, кайсыларына 20 минут эчендә, кайсыларына 2 сәгать дәвамында күрсәтелә "Ашыгыч ярдәм". Мин халыкка "Ашыгыч ярдәм" вакытында килмәсә, үземә шалтыратыгыз, сез чакырганда кайсы шәфкать туташы, кайсы табиб икәнен язып куегыз, бу тәртип урнаштыру өчен кирәк", дип әйткән идем. Тагын шулай дим. Эшебез тыгыз, төзекләндерү эшләре бара, тик бу халыкка "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү начарланырга тиеш, дигән сүз түгел. Әле халык канәгать дип беләм.... - дип җавап бирде ул.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев