Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асия әби футбол уйный

Рәсемгә карап сөбханалла, дип әйтеп куегыз башта. Ары авылында яшәүче Асия әби Сабированы газета укучыларыбыз яхшы белә, бик актив, өлгер, хәрәкәчән ул. Балалар сабантуенда балалар белән капчык бәреш уенында катнашканын фотога төшереп сурәтләдек, нинди ярыш-бәйге оештырыла, берсеннән дә калмый ул. Велосипед бәйгесе дә чит түгел, башкасы да... Хәтерлисездер 90 яшьлек...

Рәсемгә карап сөбханалла, дип әйтеп куегыз башта.
Ары авылында яшәүче Асия әби Сабированы газета укучыларыбыз яхшы белә, бик актив, өлгер, хәрәкәчән ул. Балалар сабантуенда балалар белән капчык бәреш уенында катнашканын фотога төшереп сурәтләдек, нинди ярыш-бәйге оештырыла, берсеннән дә калмый ул. Велосипед бәйгесе дә чит түгел, башкасы да... Хәтерлисездер 90 яшьлек олы юбилеен да яктырттык. Берәү булса, уфтанып утырыр иде, тик Асия әби түгел. Берничә көн элек кенә Ары балалары белән футбол уйнарга чыкты ул. Күз алдына китерегез, бер корма 11 бала һәм 91 яшьлек әбекәй. Балаларга да күңелле, үзенә дә рәхәт. Хәрәкәт - сәламәтлек чыганагы, дип сөйләп торасы юк. Асия әби - дәлил һәм күз алдында.
Ары авылы халкының күмәк хәрәкәттә яшәгәне барыбызга да мәгълүм, кичә «Чәй эчәрбез, куй самавыр, жәлләмичә күмерне» дип исемләнгән бәйрәм дә үткәрде­ләр. "Асия әбекәй кебек кешеләребез булганда, ничек тик ятмак кирәк. Азрак оештырмый торсак, алар үзләре сорый башлый", - диләр бәйрәмнәрне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев