Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ата-аналардан дәреслекләр өчен акча сорау законга каршы" - дип белдерде Россиянең мәгариф һәм фән министры

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дип хәбәр итте журналистларга Грозныйда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итүен белдергән. "Май аенда без Россия төбәкләренең барысында да укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы буенча мониторинг...

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дип хәбәр итте журналистларга Грозныйда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итүен белдергән. "Май аенда без Россия төбәкләренең барысында да укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы буенча мониторинг үткәрдек. Бездә чынлап та май аенда 50-60 процент баланың китаплары булмавын күрергә була. Мин әлеге төбәк башлыкларына, исемнәрен атап тормыйм, мөрәҗәгать итеп, һәр мәктәп укучысын да дәреслекләр белән тәэмин итүләрен сорадым. Минем уйлавымча, әлеге мәсьәлә һичшиксез хәл ителәчәк", - диде Ливанов Грозныйда педагогларның Август конференциясен йомгаклаганда журналистларның сорауларына җавап биреп .

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта РФ мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналарның китапларны үз акчаларына алу уңаеннан булган мөрәҗәгатьләре арткан. "Әлеге уңайдан сезнең игътибарыгызны шунда юнәлтәсем килә: "Мәгариф турында"гы закон буенча дәүләт баланы мәктәптә уку вакытында тулаем уку әсбаплары комплектлары белән тәэмин итәргә тиеш. Әлеге бурыч РФның һәр субъектында, һәр мәктәптә үтәлергә тиеш. Әгәр дә ата-аналар тарафыннан әлеге китаплар өчен акча түләү фактлары булган икән, бу законга каршы гамәл. Андый очраклар булганда әти-әниләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек яки Россия мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә хәбәр итәргә тиешләр, без тәртип салырбыз",- дип билгеләп үтте Ливанов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча
http://mon.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев