Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата-аналарны иганәчелекне ришвәтчелектән аерырга өйрәттеләр

Быел Татарстанда мәгариф тармагында 40тан артык коррупция күренеше дәлилләнгән. (Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Быел Татарстанда мәгариф тармагында 40тан артык коррупция күренеше дәлилләнгән. Ришвәтчелекнең иң күп очрагы Казанда теркәлгән, аннары Чаллы бара, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе...

Быел Татарстанда мәгариф тармагында 40тан артык коррупция күренеше дәлилләнгән.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Быел Татарстанда мәгариф тармагында 40тан артык коррупция күренеше дәлилләнгән. Ришвәтчелекнең иң күп очрагы Казанда теркәлгән, аннары Чаллы бара, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова. Бүген "Ришвәтчелек һәм иганәчелек - уртаклыгы һәм аермасы" дигән темага ата-аналарның республикакүләм икенче интернет-җыелышы узды.

Элегрәк сүз белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан канунсыз акча җыюлар турында барса, хәзер ата-аналар комитеты белән аңлату эшләре алып барырга туры килә икән.

"Мәктәп директорларын без җаваплылыкка тарта алсак, хәзер ата-аналар комитеты билгеләнгән "кысалар"дан чыга. Комитет әгъзалары үз балалары турында кайгыртып, башка ата-аналарга басым ясый", - ди Гөлнара Габдрахманова.

Моның белән бәйле рәвештә, ата-аналар комитеты турындагы положениегә үзгәрешләр дә кертелгән. Бу документ 1976 елдан бирле үзгәртелмәгән булган.

"Положение яңадан каралды, аңа бу мәсьәлә белән бәйле хатлар һәм норматив документлар теркәлеп, барлык мәгариф идарәләренә һәм мәктәпләнгә юнәлтелгән. Һәм бу положениегә ачыктан-ачык ата-аналар комитеты башка ата аналардан ирексезләп акча җыя алмый дигән пункт кертелде", - дип хәбәр итте Гөлнара Габдрахманова.

Ата-аналар интернет-җыелышында хәзер ришвәтчелек фактларын ачыклауда ата-аналар күбрәк теләктәшлек күрсәтүе, аларның ачыграк эш итә башлавы уңай күренеш буларак билгеләнде. Элек департаментка кергән шикаятьләрнең күпчелеге аноним сыйфатта булса, хәзер ата-аналар үз исем-фамилияләрен күрсәтә, элемтәгә чыгу өчен телефоннарын калдыра башлаган.

Интернет-җыелышта катнашкан ата-аналар да активлык күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларын бирде. Бәйрәмнәргә Кыш бабай һәм Кар кызын акчага чакыру мөмкинме, мәктәпләрдә төрле мәдәни чараларга мәҗбүриләп билет алдырту канунлымы, балалар бакчаларында ике-өч атна саен спектакль оештырулар канун кысаларына туры киләме, эш дәфтәрләрен ата-аналар сатып алырга тиешме, белем бирү учреждениесенә матди ярдәм күрсәтәсе килгән очракта ничек дөрес эш итәргә кебек сорауларның барысы да белгечләрдән җавап тапты.

Әйтик, балалар бакчасы Кыш бабайны һәм Кар кызын читтән чакырта ала. Әмма бу мәсьәлә башта ата-аналар җыелышына чыгарылырга, ата-аналар ризалыгы алынырга тиеш. Шунда ук җыелачак акча күләме билгеләнүе мөһим. Читтән чакыртылган актерларның мәҗбүри рәвештә җәзага тартылмау турындагы һәм медицина белешмәләре булырга тиеш. Әмма ата-аналар Кыш бабайга акча җыярга риза түгел икән, бу рольне балалар бакчасы хезмәткәре үтиячәк, бу аларның вазифасы, дип билгеләнде.

Эш дәфтәрләрен сатып алу-алмау турындагы сорау менә инде берничә ел күтәрелә. Дәреслек булмаган әсбап белән Мәгариф һәм фән министрлыгы тәэмин итми. Күп кенә укытучылар исә аларны ата-аналарга үз хисабына сатып алырга киңәш итә. Белгечләр җавабында тагын бер кат ассызыкланганча, эш дәфтәрләрен сатып алу һәм мәҗбүриләп аларга акча җыю канунлы түгел.

Ирексезләп төрле чараларга йөртү шулай ук кагыйдәләргә каршы килә. Укытучылар төрле күңел ачу чаралары турында мәгълүмат бирә ала. Әмма билетлар сатарга тиеш түгел дип ассызыкланды.

Белешмә өчен: быел республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә ашырыла башлады. Бу - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы. Беренче интернет-җыелыш 17 ноябрьдә уздырылды. Тәүге җыелышның темасы - "Интектермичә ничек укытырга? ("Как учить, а не мучить?") булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154356/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев