Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата-ананың балалар алдындагы вазыйфалары

19 декабрь санында басылган "Уйланырлык хәлләр күп" һәм "Каты бәгырьле үсмерләр" дигән язмаларга карата үземнең фикерләремне язасым килде.

Балаларыбыз, оныкларыбызның каты бәгырьле, тәрбиясез булып үсүләренә үзебез гаепле түгелме? Шуны карап үтик әле. Иң элек, ата-ананың балаларына кагылышлы вазифаларын исегезгә төшерәсем килә. Баланы сәламәт үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы кеше хәзерләү - ата-ананың изге бурычы. Пәйгамбәребез (с.г.в.):

- Балаларыгызны яхшы карагыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз, - ди.

Вазыйфаларын төгәл үтәүче ата-ана:

1) баласын хәләл ризыклар белән тукландырыр. Хәдистә дә "Әгәр балаларыгызның тәннәрен хәрам ризык белән җыйдырсагыз, үсеп җиткәч, көчләре сезгә каршы борылыр", диелә. Халкыбыз нинди генә кыенлыкларга тап булса да, дини традицияләрне хөрмәтләп, олылап, ач тамагым - тыныч колагым, сөтле ашым - җылы мич башым, дип хәрамгә катнашмаска тырышкан. Әмма соңгы елларда Ислам кануннары буенча катгый рәвештә тыелган гөнаһ гамәлләр күбәеп китте. Урлашу, ришвәт бирү һәм алу, төрле хәйлә юллары белән кешеләрнең акчаларын, байлыкларын талау, фәхешлек кылу, тән сату, сау-сәламәт килеш, ришвәт биреп гариплек таныклыгы алып чын гарипләр хакына керү, кыскасы, табыш алуның мондый юллары нинди генә булмасын, ул хәрам кәсеп дип атала.

"Хәрамнән үскән тәннең һәммә җире утта янарга яраклы", дигән Пәйгамбәребез.

Балаларыбызга хәрам кәсепләр белән табылган ризыклар ашатмыйк. Хәрам ризык берәүгә дә файда китерми, киресенчә иманыбызны югалттыра. Имансыз балалар үстерәбез икән, бу инде ата-анага гына түгел, бөтен җәмгыятькә олы афәт тудыра һәм моның өчен җавап бирәсебез дә бар. "Кылган көферлекләрегезгә шушы дөньяда ук хисап кылыначак", диелә Коръән Кәримдә. Фәхешлек турында Пәйгамбәребез: "Әгәр дә бер милләткә тән сату, фәхешлек кылулар киң җәелсә, ул милләт арасында яман чир чыгар, үлем күбәер", дигән. Мондый бозыклык күп кенә гаиләләрнең таркалуына, нәселебезнең, милләтебезнең бозылуына китерә.

- Бала тугач, дини йолалар буенча, матур вә мәгънәле исем кушар. Моны, ата-ана үзара килешү юлы белән эшләү хәерле. Әгәр килешә алмыйлар икән, атага өстенлек бирелә. Фәрештәләр исеме кушылмый, пәйгамбәрләребез исемен кушарга ярый. Гаилә бала тууны ул туганнан соң җиде көн үткәч бәйрәм итә. Кыз бала туу хөрмәтенә бер сарык яки кәҗә, ир балага ике сарык яки кәҗә чалырга киңәш ителә.

Ир баланы сөннәткә утыртыр.

- Ир балаларны сөннәтләү әүвәлге пәйгамбәрләрдән мирас булып калган яхшы гадәттер, - дигән Ризатдин бине Фәхретдин.

Ислам дәүләтләрендә сөннәткә утырту бәйрәмчә, сөннәт туе итеп үткәрелә. Бу бәйрәмне Коръән сүрәләре аятьләр укып үткәрү күркәмлек өстенә күркәмлек һәм изге эшнең хәерле тәмамлануына бер сәбәптер.

4) Җиде яшеннән дини белемгә өйрәтә башлап 9-10 яшеннән намазга басарга өндәр. Бу яшьтән соң баланы Коръән укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтү ата-ананың изге бурычыдыр.

5) Ата-ана балалсының яхшы кешеләр белән дус булуына игътибар итәр, мәктәптә укуының торышы белән танышып торыр.

6) Өйләнү яшенә җиткәч, улын өйләндерер. Кызын яхшы егеткә кияүгә бирер.

7) малны, ризыкны бары хәләл юл белән табарга өйрәтер. Коръәндәге "Кем мәгәр хәләл ризыкны михнәтләр чигеп, арып тапса, гөнаһлары кичерелгән хәлдә таң аттырыр, Аллаһы Тәгалә аннан разый булыр", дигән аятьне исләтеп торыр.

8) Кече яшьтән үк әдәп кагыйдәләрен өйрәтер.

Хөрмәтле җәмәгать! Тәнебезнең сихәтлеге, күңелебезнең сафлыгы, иманыбызның ныклыгы, балаларыбызның тәртипле, инсафлы булуы ризыкның хәләллегенә бәйле. Бу нәрсә һәркемнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга әдәпле, әхлаклы балалар үстереп, игелекләрен күрергә насыйп әйләсен. Әмиин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев