Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘТИЕГЕЗ, БАБАГЫЗ ТҮГЕЛМЕ?

Хәбәрсез югалган 52 сугышчының берсе - Әтнәдән.

Быел Ростов өлкәсе немец басып алучыларыннан азат ителүгә 70 ел булуны бәйрәм итә. Әлеге юбилей уңаеннан төрле чаралар үткәрелә, шуның берсе: бу өлкәнең Зерноград районы "Поиск" эзләү группасы җитәкчесе Э. Берсенева безнең белән элемтәгә кереп, шул җирдә хәбәрсез югалган 52 татарстанлының исемлеген бирде. Аларның җәсәдләре әлеге группа тарафыннан эзләп табылып, бөтенесе хөрмәтләп Зерноградск районы Каменный хуторында күмелгәннәр, кабат күмелгәннәре дә бар. Кайберләре сугышчылар каберлегенә дә җирләнгәннәр. 52 хәбәрсез югалганның берсе сезнең якташыгыз булырга охшаган. Ул - Валеев Нури Камалиевич, 1920 нче елгы, ТАССРның В. Атня авылында туган, Әтнә РВК тарафыннан 1940 елның 9 сентябрендә чакырылган, радиотелеграфист, 75 СП, 31СД. 1942 елның 27 июлендә Мечетин станциясендә вафат булган.

Бу исем-фамилиядә азрак төгәлсезлекләр булырга мөмкин, шулай ук Б. Атня булырга тиеш дип уйлыйбыз. Эзләү группасы солдатның туганнарын эзли, әгәр дә алар табылса, мәрхүмнең туганнары белән элем­тәгә кереп, солдат турында тулырак мәгълүмат алып, фотосы белән музейга урнаштыру мөмкинлеге дә бар. Хәбәр бирүегезне сорыйбыз.

Безнең адрес: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 нче йорт, тел. (843)238-63-25; 238-63-28.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев