Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атка күчәрбез ахыры

Татарстанда бензинның барлык төр маркаларына да, солярга да бәяләр артты, дип хәбәр иттеләр район "АЗС"ыннан. Автомобиль йөртүчеләрнең күбесе ягулык сала торган Олы Әтнәдәге "АЗС" бәяләрен күзаллыйк. Иң популяр бензин - "АИ"-92нең бер литры хәзер 34 сум 90 тиен тора. "АИ"-95нең бер литры өчен бер дә жәлләмичә 37 сум 80 тиен...

Татарстанда бензинның барлык төр маркаларына да, солярга да бәяләр артты, дип хәбәр иттеләр район "АЗС"ыннан. Автомобиль йөртүчеләрнең күбесе ягулык сала торган Олы Әтнәдәге "АЗС" бәяләрен күзаллыйк.

Иң популяр бензин - "АИ"-92нең бер литры хәзер 34 сум 90 тиен тора.

"АИ"-95нең бер литры өчен бер дә жәлләмичә 37 сум 80 тиен чыгарып салырга кирәк.

"АИ"-92-ЭКО бар бит әле - Аның бәясе шул ук бер литр өчен 35 сум 40 тиенгә кадәр сикерде.

"АИ"-80нең бәясе 34 сум булды.

"ДТ" ягулыгының бер литрына 37 сум түләргә кирәк.

Хәзер иң отышлы вариант - атка күчүгә охшаган. Әле печән бәясен арттырмыйлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев