Укыгыз “Әтнә таңы”н!
Газетабызның 2 ноябрь санындагы "Газетага язылыр вакыт" дигән язманы укыгач, кулга каләм алдым да уйга калдым.
Яңа технологияләр заманасында яшибез, мәгълүматны башка сыйдырып бетерә торган түгел, интернет челтәре минуты-секунды белән һәрберсен җиткереп тора. Шуның өстәвенә интернет-газеталар белән дә шыплап тулды бу челтәр. Шулар янәшәсендә "Әтнә таңы" да бар, теләгән кеше сайтка кереп, газетаны күзаллый ала. Бәлки бу мәгълүмат кемне булса да канәгатьләндерә торгандыр, тик менә мин газетаның үзен алып, кулга тотып укырга яратам. Яшь булсам да, гадәттә "Яшьләр газета укымый", диләр, "Әтнә таңы"н яратып, онытылып укыйм, рәхәт булып китә. Кая инде газетаның үзен интернеттагысы белән чагыштырасың, интернетка барлык язмалар да куелмый бит, монысын да уңай бәялим, газета үз-үзенә көндәш булырга тиеш түгел. Ә үзе шундый бай эчтәлекле, аеруча газета укучыларның язмаларына бушлай урын бирүләре ошый, әтнәләр моны бәяләп бетермәсәләр дә, чит районныкы булгач бәялим, үзебезнең район редакциясендә булганым бар, язмамның киләчәге өчен борчылып кергәч, "Без иң элек түләүле язмаларны бастырабыз, урын калса чыгарырбыз", - диделәр. Ә әтнәләр мине үзләренеке итеп кабул итеп, язмаларыма бушлай урын бирәләр, бер минем хатларга гына түгел, барысына да. Тәнкыйть язмаларын да бастыра "Әтнә таңы". Бәлки алар халыкка уңай булсын дип, үзләренә зыян да китерә торганнардыр, монысын да уңай бәялим, халыкчан газета шундый булырга тиеш. Ара-тирә: "Бу район газетасында юньле берни юк, ачып та карамыйм, дөресен әйткәндә", дигән дусларым бар. Андыйларга һәрчак: "Башта ачып укып кара, аннан әйтерсең яме", дим. Суга керми генә йөзәргә "өйрәнгән" кеше ничек су турында сөйләшә, аңа бәя бирә алсын!
"Әтнә таңы"н белдерүләр карар өчен, фотосурәтләре өчен алдырган кешеләрне беләм. Булсын, алалар бит, барыбер укыйлар, ә бит әле без - күрше районныкылар.
Битләре аз, сусауны басып өлгерә алмый, башка кимчелеген күрмим. Барыбызга да ярдәм итәргә тырышкан, яңалыкларны вакытында халыкка саф татар телендә, матур һәм бай эчтәлекле итеп җиткерә алган редакция коллективы олы ихтирам һәм рәхмәткә лаек! Җитди темалар, шатлык, йә кайгыларыгыз белән дә газетага язып бүлешә аласыз. Хәзер үк каләм һәм ак бит алыгыз да, күңелегезгә ни килә, шуны языгыз. Язу теләгегез булмаса, һәрбер мәкаләне яратып, кадерен белеп укыгыз. Чөнки анда барысы да бар. Укыгыз һәм язылыгыз гына! Бик гаҗәеп, бердәнбер бит ул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 23:30ГТХМ хезмәткәрләре Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә В ночь с 18 на 19 января православный мир отмечает праздник Крещения Господня или Богоявления.1400
-
16 гыйнвар 2021 - 19:10Кышкы мунча бик “тәмле” була! Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.5100
-
16 гыйнвар 2021 - 17:55Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.3400
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.4100
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.5800
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.4900
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.9801
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.4501
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.5900
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.11700
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга10200
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.9100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.5800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.25100
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.10800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.81800
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.29201
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.27401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика