#атнабай флешмобына Зәмирә Рәҗәпова кушылды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына телевидение алып баручысы, режиссер, күптән түгел узган Әнгам Атнабаев концертының сценарий авторы Зәмирә Рәҗәпова да кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Наҗар Нәҗмигә" шигырен укый.
"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре...
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына телевидение алып баручысы, режиссер, күптән түгел узган Әнгам Атнабаев концертының сценарий авторы Зәмирә Рәҗәпова да кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Наҗар Нәҗмигә" шигырен укый.
"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укый.
Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз