Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Атнага бер булса да, яраттым..."

Газетабыз атнага бер чыга дигәч, күңел төшкән иде, күләме дә кимер кебек булды. Юк икән, сигез битле булып килгән "Әтнә таңы"н яраттым әле. Мәкаләләре күп, рәхәтләнеп укырлык газета. Уртасындагы "Атна вакыйгалары" да күңелгә ятышлы. Республиика хәбәрләре районныкына өстәмә. Көндәлек хәбәрләрне карап барырга газетабызның сайты бар. Һәм алар бер-берсен тулыландыралар. Өйдә...

Газетабыз атнага бер чыга дигәч, күңел төшкән иде, күләме дә кимер кебек булды. Юк икән, сигез битле булып килгән "Әтнә таңы"н яраттым әле. Мәкаләләре күп, рәхәтләнеп укырлык газета. Уртасындагы "Атна вакыйгалары" да күңелгә ятышлы. Республиика хәбәрләре районныкына өстәмә. Көндәлек хәбәрләрне карап барырга газетабызның сайты бар. Һәм алар бер-берсен тулыландыралар. Өйдә яткан кеше барлык нәрсәдән дә хәбәрдар була ала.

Мин ошаттым, сез дә язылмаган булсагыз, киләсе ярты еллыкка язылыгыз район газетасына. Газетасы аерым, сайты аерым. Икесен бергә кушсаң, бербөтен була. Журналистларыбыз исән-сау эшләсеннәр, җиңел хезмәт түгел. Ә мәгълүмат җитәрлек.

Люция Хәйруллина,

Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев