Әтнәне күтәрә әле алар
Иртәме- соңмы һәр югары сыйныф укучысы каршысына "Кем булырга?" дигән хәлиткеч сорау килеп баса. Бу мәсьәләгә соңгы ноктаны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре куйса да, һәркайсы киләчәккә уй-хыяллар белән яна.
Олы Әтнә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашыр алдыннан башымда мең төрле уй бөтерелде. Мәктәпне тәмамлап йөргән чаклар искә төште. Пионер, комсомол мәктәбен үткән безнең буынга җиңелрәк булган икән. Иң мөһиме, бердәм дәүләт имтиханы белән баш әйләндермиләр иде. Мәктәпне бетерүгә, колхозда терлекчелек эшенә мәҗбүри алып калу дигән нәрсә бар иде анысы. Безгә дә әздән генә эләкми калды. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән чара булгандыр инде. Ул чакта нигәдер авылдан тизрәк чыгып качарга ашкына идек. Шул китүдән күпләребез шәһәр җирендә төпләнеп тә калды. Шәхсән үзем, авылда яшәвемә куанып бетә алмыйм. Туган як, туган җир барыбер дә якын. Ә менә заман яшьләре моңа карата нинди фикердә? Киләчәкләрен ничек күз алдына китерә икән алар? Максатлары тормышка ашардаймы? Араларында туган ягыбызда калырга теләүчеләр бармы?
Дөресен генә әйткәндә, "Әти-әни кая кертә инде", дигән сүзне дә ишетергә әзер идем. Әмма укучыларның үзләре белән очрашып сөйләшкәч куанып куйдым. Уй-фикерләре төпле. Киләчәккә планнары да зурдан. Сиринә Зарипова, мәсәлән, үзен киләчәктә театр артисткасы итеп күрә. Ә Ленар Юлдашевның хыялы - профессиональ режиссер булу. Моңа үзебездә дәүләт драма театры булу да йогынты ясамый калмагандыр. Гөлназ Бузунова исә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булырга уйлый. Раил Баязитов белән Данияр Суфиев икесе дә табиб һөнәрен сайлаганнар. Берсе - терапевт, берсе хирург булырга хыяллана. Араларында психолог, инженер-технолог, укытучы, менеджер һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар. Ә Таһир Насыйбуллин исә киләчәктә үзен эшмәкәр итеп күрә. Әйтергә теләмәгәннәре дә булды. Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар бит. Ничек кенә булмасын, һәркайсы үзенең мөмкинлекләреннән чыгып, теләгән һөнәрен сайлаган. Ә теләкләрнең чынга ашу-ашмавы үзләреннән тора. "Кайсыгыз һөнәр алганнан соң Әтнәгә кайтып эшләргә тели?" дигән соравыма, яртысыннан күбрәге кулын күтәрде. "Ни өчен?" дим. Җаваплар төрле. Укучылар: "Гаиләгә якын буласы килә", - диләр. "Әти-әни терәк". "Авыл һавасы икенче. Казанда яшисе килми", - дип тә өстәделәр.
Ә иң куанычлысы - "Әтнәбезне тагын да күтәрәсе килә", - дигән җавап булгандыр. Һәм бу сүзләрне чын күңелдән әйтте алар. Димәк, безнең Әтнәбез яшәячәк. Берүк хыяллары гына чынга ашсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2200
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.2400
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3100
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.3900
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4500
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10400
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8101
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5400
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.29700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4500
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.78700
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54700
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика