Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ауны тыйган указга кул куелды – "Әтнә таңы"

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк. 2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян,...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды.

Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк.

2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян, суер, боҗыр һәм соры кыр тавыгы аулау тыела. Ә соры куянны республиканың кайбер хуҗалыкларында гына атарга ярый. Тулы исемлек белән ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе сайтында танышырга була, дип җиткерә "Татар-информ".

2018 елга кадәр барлык төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт табигый зоологик (ау) заказникларында теләсә нинди ау тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев