Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җавапсызлык - һич онытасым юк

1975 елда ил җитәкчелеге ит җитештерүчеләр өчен махсус карар кабул итте. Еллык планны үтәгәннән соң, киләсе ел планы хисабына, аванс формасында бу елдан ук тапшырырга тәкъдим ителә анда. Ул елларда терлек санын киметмиче, планнан артык тапшырылган ит бәясенә 50% күләмендә өстәмә акча түләнә иде. Өстәмә акчаны вакытында алу отышлырак булганга,...

1975 елда ил җитәкчелеге ит җитештерүчеләр өчен махсус карар кабул итте. Еллык планны үтәгәннән соң, киләсе ел планы хисабына, аванс формасында бу елдан ук тапшырырга тәкъдим ителә анда. Ул елларда терлек санын киметмиче, планнан артык тапшырылган ит бәясенә 50% күләмендә өстәмә акча түләнә иде. Өстәмә акчаны вакытында алу отышлырак булганга, хуҗалыкларга әлеге карар кызыклы түгел. Әмма дәүләт өчен кирәкле гамәл икәнлеген район башлыгы тәфсилләп аңлатты. Партиянең чираттагы съезды узасы елда тугандаш илләргә ярдәм итү кирәклеген әйтергә дә онытмады. Кайсы колхоз күпме тапшырырга тиешлеген әйтеп, биремнәр дә җиткерделәр.Тиешле шартлар үтәлгәндә өстәмә акчаны 1976 ел тәмамлангач күчерәчәкләр."Правда" колхозына җиткерелгән бирем 50 тонна иде. Без биремне үтәсәк тә, 1975 ел планы шактый арттырып үтәлде. 1976 ел нәтиҗәләре буенча өстәмә ит тапшырган өчен безнең хуҗалык хисабына җитмеш җиде мең сум акча керергә тиеш чыкты. Ләкин, колхозның баш хисапчысы Габделхай абый Нурмөхәммәтов авыл хуҗалыгы идарәсенә еллык баланс тапшырырга баргач, ул акчаның булмаячагын әйтәләр. Балансны төзәттерәләр. Аңлашу өчен Арчага, хәзерләүләр буенча баш инспектор Ахмәтҗанов янына бардым. (Ул елларда телефоннар аша аңлашу мөмкин түгел диярлек.) Ул үзенең дә борчылуын, аңлашу өчен СССР финанс министрлыгына хат юллавын, алардан җавап көтүен әйтте. Анда нәкъ ул киләсе елда планнар арттырып үтәлгәндә, моңарчы гамәлдә булган тәртип буенча, ел тәмамланганнан соң килүче беренче квартал эчендә өстәмә акчалар колхоз счетларына керәчәген әйткән иде. Баш инспектор хатка җавап килгәнче сабыр итүемне үтенде." Монда бер сезнең генә түгел, район буенча бер миллионнан артык сум турында сүз бара. Әле син беренче булып борчылып килдең. Акча бер генә колхозга да бирелә алмый булып тора бит!"- булды аның ихлас кебек тоелган сүзләре.

Мәскәүдән тискәре җавап килгәнен ишеткәч, Беренче янына кереп, мәсьәләгә ачыклык кертергә теләдем. Ул: "Юк белән баш катырып йөрмә. Аны инде тикшерделәр"- дип минем белән әңгәмәне төгәлләргә теләде. Мин махсус чыгарылган методик күрсәтмәдә безгә өстәмә түләү тиешлеге турында язылганлыгын әйттем. Район хуҗалыкларына тиешле миллионнан баш тарту дөрес гамәл түгел бит инде. Башлыкның ачуы чыкты булса кирәк. Миңа бер кочак документлар тоттырып: "Мә, Әхмәтҗанов янына кер дә, табыгыз юлын!"-дип мине озатып калды. Әхмәтҗанов минем документлар күтәреп керүемне күреп: "Беренчедән алдыңмы син боларны? Әйттем бит мин сиңа, вакыт әрәм итеп, булмастайны эзләүдән туктарга кирәк." Ә мин халыкның хезмәтен юкка чыгарырга хакыбыз юклыгын аңлатырга тырыштым. Күрәсең, безнең сөйләшү югарырак тонга күчкәндер. Безнең тавышны ишетеп, узып баручы районның финанс бүлеге җитәкчесе Хәсәнов килеп керде. "Егетләр, бар да тәртиптәме? Сез бик кычкырып сөйләшәсез шикелле," дип сүзнең асылына төшенергә теләде. Әхми Гарипович миңа дөреслекне аңлата алмавы турында әйтте. Бәхәснең чишелешен табу ниятеннән, Яхъя Хәсәнович тиз генә, эш урыныннан методик күрсәтмә алып килде. Аны бергәләп укыгач: -"Мин Рифат Бариевич хаклы дип уйлыйм" -диде. Инспектор Мәскәүдән килгән җавап хатын өстәлгә салып, үзе астына сызып куйган "шартлар туры килмәү сәбәпле сезгә бирелә алмый" дигән сүзләрне укып күрсәтте. Без "Правда" колхозы исеменнән, аның күрсәткечләрен язып хатны РСФСРның финанс министрлыгына юлладык.Мартның егерме сигезенә кадәр җавап килмәде.

Мин Әхмәтҗановтан Мәскәүгә язган хаты күчермәсен һәм аңа килгән җавапны сорап, укып чыктым. Аннан Беренче янына кереп, акчаны Казан яки Мәскәүдән эзләү өчен вакыт бирүен сорадым. Ул районның барлык колхоз, совхоз җитәкчеләренең дә аңлап,килешүләре, бер минем генә эш калдырып, юкка өметләнеп йөрүемә аптыравын әйтте."Дөресен әйт әле, Рифат, нәрсә эшләмәкче буласың син ул акча белән? Нигә башкалар шикелле тыныч кына эшләмисең? Һәтвакыт мөгез чыгарасың..."кебек сорауларга күмде. Мин үземнең югары икътисад белемле хуҗалык рәисе буларак, эшне табышлы итеп оештырырга тиешлегемне беләм. Хуҗалыкта ит җитештерүне яхшырту өчен махсус кызыксындыру чаралары расланган.Шул шартларга ышанып эшләгән терлекчеләргә каралган өстәмә тәләүгә кирәк ул акчалар. Хезмәтенә лаеклы хак алган эшченең генә хезмәт җитештерүчәнлеге югары буласы сер түгел бит инде. Беренченең сабырлыгы төкәнә башлады: "Слушай, районда синең сөтеңне иң югары бәядән кабул итәләр. 93 проценты беренче сорт белән бара. Ун градустан түбәнгә суытылган өчен тоннасына унар сум өстәмә акча керә.Бир шул акчаларны. Бүтәннәрдә юк бит андый мөмкинлек. Ә дәүләт акчасы дәүләттә калганның зыяны юк," диде зур ышаныч белән. "Бар шул, иптәш секретарь!-дип чәчрәдем.- Халыкның дәүләткә ышанычы югала!" Башлыкка шундый кырыс җавабымнан хәтта үземә дә уңайсыз булып китте. Ул торып басты да, "Смотри, сөтең кимемәсен!" диде кырыс кына. Бу "рөхсәт"не аңлата иде.

Авыл хуҗалыгы министры нинди сорау белән килүемне тыңлау өчен миңа бер минут вакыт бирде.Ул партия обкомына барырга ашыга иде. Мине үзенең урынбасары Булатов белән очраштырып, аңлашырга кушып, китеп барды. Булатов бүлектәге җаваплы хезмәткәрне чакырып китереп, министрның миңа булышырга кушуын, үзенең ашыгыч эш белән очрашуга китәсен әйтте. Бу хезмәткәр мине тыңлагач, ярдәм итә алмаячагын әйтте. Финанс министрлыгында Мустаев чыгу ишеге янында очрады. Ул да обкомга барырга чыккан. Мине Воробьевка тапшырып, китеп барды. Урынбасар минем килүемнең сәбәбен аңлагач: юк нәрсә артыннан йөрисең икән,дустым . Тәмам үзәккә үттеләр инде бу Арчалылар", диде дорфа гына. Кызмыйчы, иптәшләрчә сөйләшергә кирәклекне исенә төшергәч, кабинет хуҗасы миннән гафу үтенеп, әңгәмә тыныч шартларда дәвам итте. Ул үзенең җаваплы хезмәткәрен ярдәмгә чакырды. Арчалыларның өзлексез борчуларына ризасызлыгын белдереп, мине үзенең эш урынына чакырды. Хуҗасы рөхсәте белән документларын бирегә алып керүен сорадым. Өстәлгә кәгазьләрне җәеп салды да, җаваплы хезмәткәр Арча районында планнан тыш ит тапшырган өчен бер генә хуҗалыгына да өстәмә акча туры килми. Шул исәптән "Правда" колхозына да бирелә алмавын әйтте. Бу темага кагылышлы методик күрсәтмә таләпләренә туры килмәвен әйткәч, хезмәткәр ул күрсәтмәне алып кереп, тиешле битен ачып куйды. 39нчы статьяның өченче өлешендә уңай җавап күренә. Нигә шуңа таянып эш ителмәвен сорадым. Финансистлар бер - берсенә карап алдылар да: "Арчада тилеләр утырмый. Тиеш булса биргән булырлар иде"- диделәр беравыздан диярлек. Үзләре сорауны хәл итәргә батырчылык итмәгәч, Мәскәү белән элемтәгә керергә кирәк иде. Воробьев телефон трубкасын алып, заказ бирде. Төш вакытына элемтәне ялгый алмадылар. Урынбасар миңа кайтып китәргә мөмкин булуын, Мәскәү белән үзе сөйләшәчәген әйтте. Мин ризалашмадым. Ул ни өчен ышанмавымны сорады. Алар бит Казанда тилеләр утырмаганын яхшы беләләр." Тиеш булса бирерләр иде" дисәләр, мин җавапны белмиче вакытны югалтачагымны әйттем. Эш вакыты төгәлләнүгә якынлашуга карамастан, Мәскәү белән элемтә ялганмады. Без көне буе бергә булып, ашарга да бармыйчы, күп нәрсәләр турында сөйләштек. Әңгәмәдәшем ныклы фикергә килеп: "Хөрмәтлем, мин сине тәмам аңладым. Әгәр чыннан да тиешлек расланса, син акчаларны беренче кварталда булмаса да, ел дәвамында барыбер алачаксың. Ышан. Тынычлап кайт та мөһим эшләреңне дәвам ит,"-диде.

Вакыт соң булса да, кайтышлый гадәттәгечә идарә бинасына, хуҗалыктагы хәлләр белән танышырга кердем. Кизү торучы Әтнә почтасыннан телеграмма укып күрсәтүләрен әйтте. Эчтәлеген аңлап җиткермәгән. Ниндидер акча алырга кушканнар бугай. Телеграмманы җибәрүче Воробьев иде. Акчаны терлек симертү совхозы аша аласы. Совхоз директоры янына иртәнге якта килдем. Килүемнең сәбәбен әйткәч, Габдерахман абый шаркылдап көлде дә, "Рифат Бариевич, мин сине гел акыллы җитәкче дип йөри идем. Валлаһи! Инде бу турыда шул кадәр күп сүз булды. Бүген утызынчы март. Тиеш булганда да, аны алу срогы чыкты,"-диде . Аннан ни өчен булмаслыгын тәфсилләп аңлатырга кереште. Аның бер хисапчысы Казанда уку-киңәшмәдә булып кайткан. Фида үзенең эшенә бик җаваплы карый торган белгеч. Әхмәтҗанов гел аның белән киңәшеп эшли икән. Директордан аны чакыруын сорадым. Җитәкче стенадагы бер кнопкага басты. Тиздән кирәкле хисапчы безнең янда пәйдә булды. Гәрәев аны минем белән таныштырды. Килүемнең сәбәбен аңлатты. Белгеч андый сорау белән гыйнварда инде күпләрнең килгәне булуын әйтте. Хәзер барысы да аңлады дип уйлаган. Ул үзенең махсус укуда булып, дәфтәренә барысын да язып, алып кайтканын төшендерергә тырышты.Мин аның шул дәфтәрен күрсәтүен сорадым. Ул мине үз эш урынына чакырды, мин монда алып керүен үтендем. Хисапчы дәфтәрне җитәкчесе алдына куеп, "менә монда ачык итеп, бирелә алмавы язылган" Анда 39нчы статьяның беренче ике бүлеме(обзацы) язылган. Әмма өченчесе урын алмаган. Методик күрсәтмә китапчыгы барлыгын белешәм. Ул бар икән үзе. Әмма Фиданың дәфтәре булгач, аны шкафтан алып,укып тормаганнар. Хәзерләүләр инспекторы, шул дәфтәрдә язылганнарга таянып, борчуга кала. (Үзендәге зәңгәр тышлы кечкенә китапчык - методик күрсәтмәне алып укырга башына да килми). СССР финанс министрлыгына язган хатында аванска тапшырылган терлекләрнең санын да ел башында "бар" дип күрсәткән. Алай булганда ел ахырында терлекләр саны кимегән булып күренә. Терлек саны кимегәндә планны күпме генә арттырып үтәгәндә дә өстәмә акча бирелә алмый. Ул закон киләчәктә дә терлекчелек продукциясенең үсүен тәэмин итәр өчен чыгарылган. Хуҗалыкларда моны яхшы аңлыйлар, шуңа таянып эш алып баралар. 1976нчы елда да Арча районы хуҗалыклары итне планнан тыш тапшырып, бер миллион илле мең сумлык өстәмә табыш алырлык итеп эш башкарганнар (ул вакыттагы бәяләр белән ул акчага 875 данә ДТ-75 маркалы чылбырлы трактор яки 200дән артык "Жигули» машинасы алып булыр иде!) Үз эшләренә җавапсыз караган түрәләр шул кадәр сумманы (халык хезмәтен) юкка чыгарырга сәләтле булуына ышандым. Кечкенә форматлы китапчык итеп чыгарылган методик күрсәтмәләрне кулланырга тиешле эреле - ваклы җаваплы түрәләрнең берсе дә укып карамаган. Районның бер партия - хуҗалык активы җыелышында район башлыгы, җитәкчеләрнең эш урынында булырга тиешлегенә басым ясап чыгыш ясаганда, "Правда" колхозы рәисенең, эш оештырасы урында, акча эзләп вакыт үткәрүен билгеләп, телгә алды. Дөресен әйтим: мин аннан башканы көткән идем. Үзем кереп әйтмәгәч ( дәүләтнең максатчан бирелгән акчаларын башка вакытта юллап алганда да әйтеп тормый идем) , районга кайтарылган сумма турында, бәлки ул белми калгандыр инде. Төптәнрәк уйлаганда башлык хаклы. Чөнки хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына канун нигезендә бирелергә тиешле акчаны эзләү каралмаган. Аны махсус хезмәтләр башкарырга тиеш. Нишләмәк кирәк, ул хезмәтләр үз эшләренә җавапсыз карау аркасында эшләп тапканың юкка чыкса? Башлык чарасын күрмәгәндә, югалтулар белән килешергә өндәп торганда, үзеңә тиешлесен эзләп алсаң да гөнаһ түгел. Законлы рәвештә алынасы, югалуына килешенгән һәм көтмәгәндә дөреслек калкып чыгып, насыйп акчаларны алгач, хуҗалык җитәкчеләре сөенделәр. Әмма аның ничек кайтарылуын ул вакыттагы җитәкчеләрнең күбесе белми калды. Сәбәбе: кануннарны, үз хокукларын белмәү яки югары җитәкчеләргә колларча буйсыну дип уйларга мөмкин. Ничек кенә булса да, бу очракта аларның гаебе юк. Алар бит кушканны эшләү өчен куелган. 77 мең

сум кайтып җиткәч, без биш мең сумлык җиңел машина алдык, сәүдә челтәренә планга керми торган өч тонна ит тапшырып. Бусы инде тавышсыз гына узмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев