Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Август аенда башкарыласы эшләр

Бакчаларыбызда аллы-гөлле чәчәкләр әле һаман күз явын алып утырса да, инде август аена кердек. Димәк, озакламый көз җитәчәк. Әмма чын бакчачының җәй тәмамла­нуына сагышланып утырырга һич вакыты юк, бу айда аның эше бихисап... Башкарасы мөһим эшләр исемлеге 1. Туфракта температу­ра 12 градуска кадәр төшкәч, күпчелек үсемлекләрнең тамыр системасы эшләүдән туктый....

Бакчаларыбызда аллы-гөлле чәчәкләр әле һаман күз явын алып утырса да, инде август аена кердек. Димәк, озакламый көз җитәчәк. Әмма чын бакчачының җәй тәмамла­нуына сагышланып утырырга һич вакыты юк, бу айда аның эше бихисап...
Башкарасы мөһим эшләр исемлеге
1. Туфракта температу­ра 12 градуска кадәр төшкәч, күпчелек үсемлекләрнең тамыр системасы эшләүдән туктый. Үсү ноктасын саклап калу өчен алар яфраклардан туклыклы матдәләрне үзенә ала башлый. Менә шуның өчен дә без август аенда еш кына үсентеләрнең яфраклары саргаюына шаһит булабыз. Үсемлекләргә ярдәм итәргә теләсәк, без аларга яфрактан тыш ашлама белән ярдәм итәргә тиешбез. Бу максатка аеруча «Унифлор-бутон» ашламасын куллану уңышлы. Аны 1 чиләк суга 4 а.к. салырга кирәк. Сиптерүне иртәнге яки кичке сәгатьләрдә башкарыгыз. Моннан соң 3 сәгать чамасы вакыт яңгыр яумый торса яхшы.
2. Теплицаларда помидорлар-ның төп дошманы - фитофтора һәм җимеш череге. Бу чорда инде химик препаратлар куллану киңәш ителми, үсентеләрне йод эремәсе белән (10 л. суга 5 %лы 5 мл. йод) эшкәртегез. 3 көннән соң моны тагын кабатлагыз. Шулай ук «Фитоспорин» (10 л. суга 2 а.к.) белән 10 көн саен эшкәртергә мөмкин. 1 литр суга 4-6 тамчы «Циркон» препаратын яки 10 литр суга 1 кап пекарь чүпрәсен (кипкән чүпрә ярамый) салып кушып сибәргә мөмкин. Җимешләренә хлорлы кальций сибәргә онытмагыз.
3. Баллы борычны сабаклары черүдән кыярны саклаган кебек саклагыз.
4. Бу чорда кыярларда бактериоз барлыкка килә. Чирне әле­ге дә баягы шул «Фитоспорин» белән җиңәргә мөмкин. Соңрак антрактоз чире күренергә мөмкин, анысына каршы «Циркон» ярдәм итәчәк. Химик, шул исәптән бакыр (медь) препаратларын куллану киңәш ителми.
5. Кәбестәләрне әйләнә-ти­рәли туфрактан арындырырга һәм башларыннан тоз эремәсе белән коендырырга кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз). Аннан төпләрен кабаттан күмеп куегыз.
6. Кил авыруы булмасын өчен кәбестәгә даими рәвештә (якынча 15 көн саен) кальций селитрасы (1 чиләк суга 3 а.к.) яки известь сөте (10 литр суга 1 стакан известь яки доломит яки акбур алына) сибеп торыла.
7. Яшелчәләрне инде ашый да башладык. Шулай булгач, аларда булган корткычларга карата бары тик «Фитоверм» биопрепаратын гына кулланырга мөмкин. «Сәламәт бакча» фирмасы, чынлап та үсентеләргә төрле бөҗәкләргә каршы үзләренә көрәшергә ярдәм итә. Әгәр корткычлар артык күп икән, 1 литр суга салынган препарат микъдарен 5-6 бөртеккә арттырыгыз.
8. Ай башына гадәттә куак­лардан җимешләр җыелып бетә дияргә мөмкин. Карлыган белән крыжовник куакларын шунда ук ашлама белән туендырып, аларны зарарсызландырырга вакыт. Уңыш җыйган вакытта зарарланган яфрак­ларны җыеп яндыра барыгыз. Бу чорда җимеш куакларының киләсе ел уңышына нигез салына. Шулай ук тамырлары да үсеш ала башлый, шуңа күрә аларны суперфосфат һәм калий белән ашламаларга киңәш ителә. Август аенда куакларга азотлы ашлама бирергә кирәкми, бигрәк тә тирес яки чүп үләннәреннән эшләнгән төнәтмә киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, азот аларның ботак очлары үсә башлауга китерә. Болары исә көзгә кадәр ныгып өлгермәячәк һәм кышын куакка зыян салачак. Бу чорда крыжовник һәм карлыганнарның ботак очларын, киресенчә, өзеп алырга киңәш ителә. Ә менә кызыл карлыганга тотынмавыгыз хәерле булыр, чөнки аның нәкъ менә ботак очларында уңышы мулрак була.
Чыганак: http://www.chistopol-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев