Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АВГУСТ ТӨНЕ

Әтнә Эчке эшләр бүлегендә эшләп ялга чыккан Арча районында яшәүче якташыбыз Марсель Шарапов пенсиягә чыккач башы-аягы белән иҗат эшенә чумды. Искиткеч шигырьләре, гармунда уйнап җырлавы белән шаккаттыра ул. Афәрин! Аның чираттагы "күчтәнәче" белән таныш булыгыз.

Урамда кара төн, күптәннән
Алтынсу йолдызлар сүнгәннәр.
Җир-Ана, табигать жиһанны
Кап-кара шәл белән төргәннәр...

Бер-берсен эткәләп жай гына
Кургашын болытлар шуыша.
Алардан калышмыйм дигәндәй,
Адашкан, гамьсез жил куыша.

Иңкүлек өстендә ак томан,
Әйтерсең, мамыклы ак юрган,
Зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр
Туңмаска өстенә ябынган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев