Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл өчен зур бүләк

Сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләр һәр авылда да бар дип уйлый идем. Ялгышканмын.

Заманында андый һәйкәлләргә сугышта һәлак булганнарның исем - фамилияләре язылган. Әмма гомер уза тора. Бүген яудан исән- сау кайтканнарны да район буенча бармак белән генә санарлык. Күп авылда алар юк та. Бу һәйкәлдә исә авылдан сугышка дип чыгып киткән һәркемнең фамилиясен табарга була. Яңа Җөлби авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан ачылган һәйкәл турында сүзем. Шушы авыл егете, эшмәкәр Фәнис Бузунов оештырып чыккан игелекле эшне. Якынча 140 кешесе булган авыл өчен бу зур бүләк. Ә сугышка хәтле биредә 200ләп хуҗалык булган. Җәйге чорда халкы Казаннан кайтучылар хисабына арта икән анысы. Тик аларга, һәм, гомумән, Әтнәгә йөреп эшләүче халкына Алла ярдәм бирсен. Юлларын күздә тотып әйтүем. Авылга газ кергән, һәр йортта су бар. Ул яктан бер ай-һайлары да юк. Һәйкәл ачылу уңаеннан сөенечләре чиктән ашкан. Барысы да авылдашлары Фәнискә рәхмәт укый. "Йорт нигезе буенча барлап исәпкә алган фамилияләр. Төшеп калганнар булса, зинһар гаепләмәгез. Шуның өчен, өстәп язарлык итеп эшләдек," - ди Фәнис үзе. Авылның хөрмәтле кешесе, авылдашлары әйтмешли "аяклы тарих" Миңлевафа Насыйбуллина да бу эштә зур ярдәм күрсәткән. Ул үзе дә, сугыш чорының бар авырлыгын күреп, туганнарын ач үлемнән саклап калган кеше. Биредә булган һәркем, шул исәптән яшьләр дә исемлектән туганнарын эзләде. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк",- дип бик белеп әйтәләр. Һәйкәлләр безне киләчәк белән бәйләүче бер җеп ул. Мондый гамәлләр киләчәк буын өчен дә бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Туган авылы өчен шулай янып йөргән Фәнис кебекләр булганда авыл бетмәс.

Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев