Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авылга сакчыл караш кирәк”

Мамадышта видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хөкүмәт һәм ТР буенча федераль идарә вәкилләре, район башлыклары, эре предприятие җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

Ул 2011 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2012 елны АПК предприятиеләрендә сакчыл җитештерүне тәэмин итүгә багышланды. Рөстәм Нургали улы семинарны: "Авылга сакчыл караш кирәк", - дигән сүзләр белән ачып җибәрде. Соңгы елда ирешкән уңышларны санап үтте. Ә алар шактый: күп күләмдә торак йортлар төзелде һәм балалар бакчалары ремонтланды, төрле федераль программалар уңышлы эшләп килә. "Шул исәптән, шәхси хуҗалыкларны яклау буенча да - бүгенгә 400дән артык гаилә фермасы бар", - дип билгеләде Президент. "Әмма яхшы эшләүчеләр дә, начарлары да күп", - дип өстәде.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үз докладында күп кенә кимчелекләрне ачып, аларны төзәтү зарурлыгын билгеләде. Беренче чиратта, аз КПД (файдалы эшчәнлек коэффициенты) бирүче җитәкчеләрне алыштыру кирәклегенә басым ясады. "Тагын бер проблема - күп чыгым тотучылар бар", - диде. Ягъни, 1 сум тулай продукт алыр өчен, 1 сум 50 тиен, хәтта 2 сум тотучылар бар икән. Моннан тыш, терлекнең баш саны кимүне дә телгә алды. Ә менә 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә сөт җитештерү буенча Әтнә, Балтач районнары алдынгылыкны бирми. Безнең район терлекчелегендә көнүзәк мәсьәләгә әйләнгән "воспроизводство" да министр чыгышыннан читтә калмады. "Читтән тана алып кайтып кына сыйфатны яхшыртып булмый", - диде ул. Сакчыл җитештерүнең бер өлеше буларак, борчак игүгә игътибарны арттырырга чакырды. Эш шунда, республикада борчак игү 1978 елны 413600 гектарда башкарылган, хәзер 34,6 мең гектарга калган. Ә бит борчак культурасы бик яхшы "предшественник" санала.

Берничә яңалык та җиткерде - министр сүзләренә караганда, ки­ләчәктә ветеринария хез­мәте дә түләүлегә әй­лә­нергә мөмкин. Ә менә һа­ва торышына бәйле фа­разын зур кызыксыну белән тыңладылар. 2010 ел корылыгын да кыш уртасында ук авыл хуҗалыгы министры фаразлаган иде - туры килде. "Июль - эссе, коры булыр күк. Чәчүне иртә башкарыгыз, май кояшы күргән икмәктә өмет бар", - диде Марат Готыф улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинаркићђшмђ