Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобус җәяүлене бәрдергән

Олы Әтнә урамыннан автобус һәм автомобильләр тыз-быз чаба торалар. Күбесе - Мари иле ягыннан килә.

Үзәктә юл аркылы чыга торган урын бар, менә шул кыш көне бик куркыныч урынга әйләнә. Бу турыдан җәяүле машина булмаса гына аркылы чыга, ә машиналар бу турыдан туктап бетеп узарга тырышалар. Тик төрлесе бер шул. Кемдер туктарга да уйламыйча чабып кына уза. Кыскасы, бик куркыныч бу урын.

Яшел Үзәндә әнә бер автобус җәяүлене бәрдереп киткән. Нәтиҗәдә 85 яшьлек ир-ат вафат булган. Монда да Йошкар-Ола ягыннан килүче автобус туктап өлгермәгән.

Зинһар өчен, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз: кышын тизлекне бермә-бер киметергә кушалар. Үз куркынычсызлыгыгыз өчен бу, бөтен юл-транспорт һәлакәтләренең биштән дүртендә тизлек гаепле. Шуны онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев