Автобустагы 50 кеше тереләй янган
Бу хәл Самара-Шымкент трасасының Иргиз районында була. Казахстанның Актүбә өлкәсендә янган автобуста 52 кеше янып үлгән дип хәбәр итә РИА Новости мәгълүмат агентлыгы. Иртәнге якта яна башлаган автобус эчендә 55 пассажир һәм ике машина йөртүче була. Агентлык хәбәр итүенчә янган автобус эченнән 5 пассажир чыгып өлгерә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә....
Бу хәл Самара-Шымкент трасасының Иргиз районында була.
Казахстанның Актүбә өлкәсендә янган автобуста 52 кеше янып үлгән дип хәбәр итә РИА Новости мәгълүмат агентлыгы.
Иртәнге якта яна башлаган автобус эчендә 55 пассажир һәм ике машина йөртүче була. Агентлык хәбәр итүенчә янган автобус эченнән 5 пассажир чыгып өлгерә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
(Казань, 18 январь, «Татар-информ»)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев