Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобустан чыккан да... түнгән

Урам уртасында бер ир-ат аунап ятуга игътибар итүчеләр күп булгандыр. Полиция хезмәткәрләре игътибар итеп кенә калмадылар, янына барып, әңгәмә корырга азапландылар...

Олы Әтнәнең автовокзалы янында, сумкасын бер читкәрәк куеп, ихлас йоклый иде әлеге ир-ат. Аны күргәч, иң беренче, ярдәм кирәкмиме икән, егылмаганмы ул (бозлавык бит) дип уйладык. Юк, бар да гади - әлеге адәм бик нык "арган" булып чыкты. Шулай да әтнәлене исерек итеп күрәсе килми бит, ничек тә аклыйсы килә. Менә шуннан төрле фаразлар туды инде.

...Мөгаен, автобустан төшеп калгандыр ул. Ни дисәң дә, бу фараз дөреслеккә якын килә, "герой" автовокзал янында ята бит. Ә шоферлар автобус ишеген барган көйгә дә ачып-ябалар кайвакыт...

...Бәлки кичтән үк килеп, автобус көтәргә дип утырган да, йокыга киткәндер? Алай да булырга мөмкин. Чөнки ул ярымҗимерек автовокзалга кереп яттың ни дә, урамда түңдең ни...

...Юк, бу ир-ат автобус көтеп тора-тора бик нык туңган һәм җылынырга уйлаган, әмма һәрвакыттагыча норманы узып киткән, ә хәзер Әтнәдән Казанга бер-бер артлы йөреп торучы маршрут автобусларын төшендә күреп куанадыр (әнә бит, елмаеп та куя)...

Хәер, уйлый торгач бу адәмне аклардай тагын бер унлап вариант туды бездә. Ә син ничек уйлыйсың Укучым? Үз фаразыңны яз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев