Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автокредит. Плюслары һәм минуслары.

Кредитлар - баш бәласе икәнен яхшы белсәк тә, ничарадан-бичара алырга мәҗбүр булабыз шул. Аннан соң инде "залог", "процент" дигән сүзләр "ышанычлы" юлдашларыбызга әверелә. "Айфара"ның элекке солисты, халыкка Рамай буларак яхшы таныш Рамил Кадыйров та кредиттан уңмый. Банкларга булган бурычларын каплап бетерү максатыннан йортын залогка куя, чөнки вакытында түли алмаганга машиналарын...

Кредитлар - баш бәласе икәнен яхшы белсәк тә, ничарадан-бичара алырга мәҗбүр булабыз шул. Аннан соң инде "залог", "процент" дигән сүзләр "ышанычлы" юлдашларыбызга әверелә. "Айфара"ның элекке солисты, халыкка Рамай буларак яхшы таныш Рамил Кадыйров та кредиттан уңмый. Банкларга булган бурычларын каплап бетерү максатыннан йортын залогка куя, чөнки вакытында түли алмаганга машиналарын алып китәләр, коллекторлар да эзәрлекли үзен. Ләкин катлаулы төеннең йомгагын сүтәргә теләгән Рамил әфәнде алдакчылар кулына эләгә, аның йортын тартып алалар. Кайтару белән бәйле шактый катлаулы, әмма нәтиҗәсез юл бетәр-бетмәс көе, 2015 елда Рамил кабат кредит белән күзгә-күз очраша. Бу юлы автокредитка машина ала.

- Машина - безнең өчен беренчел ихтыяҗ иде, - ди ул. - Гастрольләргә аппаратура ташыганда ансыз булмый. Шунлыктан автокредит алырга булдык. Реклама үзенә чакырып тора бит, тәкъдимнәре дә отышлы кебек. Әмма рекламада бәясе 336 мең дигән машина салонда бөтенләй башка бәядән булып чыкты. 336 мең - утильле машиналарга (Трейд-ин программасы буенча), яисә кредитка алучыларга гына кагыла икән. Шул ук машинаның чын бәясе 520 мең тирәсе. Без 5 елга, 25,5% исәбеннән "Медкомбанк"тан кредит алдык. Инде ике ел түләп киләбез...

Чынлап та, кредит ул рәсмиләштергәндә генә уңайлы, рәхәт. Бер мәзәктә берәү кредит алгач, аңа "син берүзең хәерчелектә, авыру һәм газап кочагында үләчәксең" диелгәнме әле... Ипотека, йорт алу темаларыннан шактый хәбәрдар булсак та, автокредит турында аз беләбез икән. Автокредит яңа яисә тотылган автомобиль алганда бирелә. Ул "кулланучы" (потребительский) кредитының махсус формасы. Аның беренче үзенчәлеге - тулы сумманы каплаганчы машина залогта тора, транспорт чарасының паспорты (ПТС) кулга бирелми. Түләү белән проблемалар килеп чыкса, банк машинаны сатуны таләп итә ала. Автокредитның уңайлы ягы - процентлар түбән. Чөнки автомобиль залогта, һәм ул банклар өчен "тынычлык" гарантиясе. Шул ук вакытта автокредит алганда ОСАГОдан тыш, КАСКО рәсмиләштерү мәҗбүри. Анысы исә үз чиратында шактый кыйммәт.

Кредит рәсмиләштерүнең уңайлы срогы күпме соң? Аның "гомере" кыскарак булган саен яхшырак, чөнки проценты кимрәк була. Әмма 3-6 айга гына кредит алмаска киңәш ителә, бу очракта банклар чыгымнарны каплау өчен, гадәттә, югары процентлар куя. Иң оптималь срок - 1 ел.

Автокредит белән якыннанрак танышу максатыннан, бер банкта аны санатып карарга булдым. Машина бәясен шартлыча 100 мең дип алдым. Нәтиҗәдә, куркыныч сан килеп чыкты - 238 892 сум! Ягъни икеләтә арттырып түләргә тиеш идем.

Әлбәттә, кредитның ыштансыз калдыруы күпләребезгә таныш, әмма кирәк булгач, алмый да мөмкин түгел. Алган очракта кайбер кайбер шартларны истә тоту мөһим.

1.Беренчел кертемне (первоначальный взнос) күбрәк кертү отышлы, ул очракта процентлар кимрәк була. Иң оптималь беренчел кертем - 50%.

2.Автокредитны ике төрле юл белән алып була: банкта һәм салонда. Банк аша алганда шартларны алар куя. Салонга берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәгез, сезгә ташламалар да ясарга мөмкиннәр.

3.Гади, тиз рәсмиләштерүле автокредит алырга тырышмагыз. Дөрес, банклар сезгә шәхесне танытучы 2 документ буенча да кредит бирергә мөмкин. Әмма җайлаштырылган шартлар банкирлар өчен куркыныч санала, шунлыктан андый җирдә процентлар зуррак булачак.

4.Иминиятләштерүдә үзегезгә файда табып була, әйтик КАСКОны машинаның тулы бәясенә ясатмаска да мөмкин.

5.Процент куелышын өйрәнегез, банкларда ул төрле, очсызлысын сайларга да мөмкинлек бар.

6.Автокредит алучы автомобильне залог предметы буларак, бөтен килеш сакларга тиеш. Сату, бүләк итү, алыштыру кебек гамәлләрне башкарырга ярамый.

7.Алдакчылардан сакланыгыз, бүген күп кенә астыртын эшләүчеләр үзләренә кредит рәсмиләштерми, чит кешенең паспортын файдаланып, ялган имза куеп, кешеләр яллап эшлиләр.

8.Банкларга сорау бирергә курыкмагыз. Гадәттә, банк үзенә уңайлы "шартларны тага". Алардан тагын нинди өстәмә түләү шартлары булырга мөмкин икәнлеген белешегез.Р

Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор: Айсылу Нигъмәтҗанова

Чыганак: http://akcharlak.com/article/avtokredit-plyuslary-m-minuslary-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев