Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобиль шуып барды...

Күп автомобиль катнашындагы коточкыч юл фаҗигасендә 17 кеше һәлак булган...

Юлларда бозлавык кимеми, җил көчәеп, боз өстендәге карны себерде, хәзер ул тоташ шугалакка әйләнде. Автомобиль йөртүчеләр, асфальт юлда да урыны белән шундый участоклар очрый, зинһар, сак булыгыз. Кичә генә хәбәр иттеләр, автомобиль көпчәкләре астына керүче җәяүлеләр артты. Телибезме-теләмибезме танырга туры килә: төп сәбәпләрнең берсе - бозлавык.

Кытайда, әнә, юеш кар да коточкыч авария сәбәпчесе булган. Юеш кар да бозлавыктан әллә ни аерылмый. Бу хакта Газета.ру хәбәр итә. Зур тизлектә барган 56 автомобиль идарәне югалтып бер-берсенә бәрелә. 17 кешенең гомере өзелә, 37 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Бездә алай була алмый дип тынычлана күрмик. Яңа гына бер танышым сөйләде. "Әле берничә көн элек мин дә ДТПга эләгә яздым. Алда барган автомобиль кинәт уңга-сулга чайкалды да, юлга аркылы килде. Шул хәлдә дә шуып барды. Мин тиз арада скоростьны башта - 4, аннан - 3 һәм 2гә төшердем. Алай да килеп бәрелә идем әле, бәхеткә ул машина дамба кырыена төшеп китте. Түнмәде үзе. ...Шуннан мин өйгә кайтып җиткәч кенә тынычландым", - диде.

Кыскасы, юл белән шаярмыйк, тизлекне киметергә әйтелгән икән, шулай эшлик. Үзебез өчен бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев