Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобильгә кышкы суык ничек тәэсир итә - "Әтнә таңы"

Суыкта йокыдан тору үзеңә дә авыр, ә автога бу икеләтә кыен. Чөнки көчәнеш аркасында тимер частьләр бик тиз тузарга мөмкин. Аннан соң, тиз арада юлга кузгалырга кирәк була. Моңа ачыклык кертергә тырышып карыйк. Гадәттә, иртән машинаны тиешенчә җылытыгыз, шунсыз кузгалмагыз, диләр. Бу хакта машина китабында да язылган. Ә бит авто...

Суыкта йокыдан тору үзеңә дә авыр, ә автога бу икеләтә кыен. Чөнки көчәнеш аркасында тимер частьләр бик тиз тузарга мөмкин. Аннан соң, тиз арада юлга кузгалырга кирәк була. Моңа ачыклык кертергә тырышып карыйк.

Гадәттә, иртән машинаны тиешенчә җылытыгыз, шунсыз кузгалмагыз, диләр. Бу хакта машина китабында да язылган. Ә бит авто физика законнары буенча, автомобиль мотордагы җылы һәм салкын аермасы исәбенә хәрәкәтләнә. Ә нишләргә?

Дөрестән дә, салкында машинаны озак җылытырга ярамый икән. Карбюраторлы двигательне җылыту мәҗбүри үзе. Тик инжекторларның, азрак җылынгач ук эчке детальләрендә үзара бик нык ышкылу барлыкка килә. Шуңа күрә кабызгач артык "куарга" ярамый. Ә бераз вакыт узгач ук кузгалырга да кирәк.

Ә менә дизель-мотор булса, моторны юлда җылыту отышлырак. Дөрес, тәрәзәгә өрә күрмәгез, шунда ук бәс белән капланачак. Салонны "воздушная пушка" белән җылыту да автога зыян китерә. Әйтик, тигез җылынмау аркасында тәрәзә ярылырга мөмкин. Яисә, двигательгә өрдерсәң, ул җылына, ә башка детальләр суык килеш кала. Бу да тиз тузуга китерә. Шуңа күрә салонны түгел, бөтен җылылык системасын җылыта торган җайланмалар кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев