Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Автомобильсез шәһәр төзелә - "Әтнә таңы"

Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр. Иң мөһиме - шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да...

Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр.

Иң мөһиме - шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да йөреп булачак, моның өчен махсус юллар булдыралар.

Теләүчеләрнең машиналалары булачак, әлбәттә. Әмма аларны шәһәрдән ерак булмаган махсус зонада калдырырга туры киләчәк. Шул сәбәпле кешеләр бер-берсенең йорты яныннан да еш узачаклар һәм бу яхшырак аралашырга бер дигән мөмкинлек дип санала.

Әлеге шәһәрне 5 ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев