Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл өчен аз әле бу кар...

Соңгы көннәрдә кар күпләп ява башлады. Көрәгән карны кая куярга белми тилмерүчеләр бар. Ә бу кар күп түгел икән әле. Халык синоптигы шулай ди. ...ЮХИДИ вәкилләре исә мондый көннәрдә ерак сәфәрләргә чыгудан баш тартып торырга киңәш итә. Алар гыйнвар аенда аварияләрнең шактый булуын искәртә. 16 гыйнвардан 24енә кадәр вакыт эчендә...

Соңгы көннәрдә кар күпләп ява башлады. Көрәгән карны кая куярга белми тилмерүчеләр бар. Ә бу кар күп түгел икән әле. Халык синоптигы шулай ди.

...ЮХИДИ вәкилләре исә мондый көннәрдә ерак сәфәрләргә чыгудан баш тартып торырга киңәш итә. Алар гыйнвар аенда аварияләрнең шактый булуын искәртә. 16 гыйнвардан 24енә кадәр вакыт эчендә генә дә 95 авария булган. Кичә иртән Яшел Үзән районында җиңел һәм йөк машиналары бәрелешеп, бер юлчының гомере өзелде. Өч көн элек Түбән Кама районында булган фаҗигадә ике йөртүче һәлак булды.

Республика синоптиклары алдагы көннәргә дә урыны белән кар вәгъдә итә. 27-28 гыйнвар төннә­рендә исә 25-26 градуска кадәр суык булуы ихтимал. Көндез 17 градуска кадәр салкын булачак.

- Кар күп диләр, авыл өчен аз әле бу, - ди Лениногорск шәһә­рендә яшәүче халык синоптигы Ринат Ибраһимов. - Узган ел бу вакытта кар шактый иде, быел күп дип әйтеп булмый. Кырда кар азрак, бары тик шәһәр эчен генә буранлап тутыра. Кар була икән, икмәге дә булачак. Иген уңышына кар-яңгырларның шифасы зур аның.

Быел үзәк өзгеч салкын көннәр бик булмас кебек, ди халык синоптигы. "Без теплица шартларында яшәргә ияләштек. Бераз гына салкын булса, урамга чыгарга куркабыз. Без үскән вакытта нинди салкыннар була иде, өлкәннәр аны яхшы хәтерли. 1968 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башладым. Төрлесен күрдек. 1978 елда коточкыч салкын кыш килде. Халык юлда калды, кайта алмыйча интекте. Өшеп үлүчеләр дә булды. Хәзер бөтенләй башка һава торышы. Басулардагы күпьеллык үлән­нәргә, уҗымнарга бернинди куркыныч янамый. Кар катламы алар өчен җитәрлек. Ул тагын ява икән, авыл кешесенә артык булмаячак", - ди бар гомерен кырга багышлаган агроном.
Ринат Ибраһимов быелгы җәйнең яхшы киләсенә өмет итә. Гыйнвар ае июльгә туры килә икән. "Өлкәннәр 20 гыйнварда көн нинди булса, июль шундый булачак дип әйтеп калдырган. Ул көнне бик матур, кояшлы, тыныч булды. 17-20 градус салкын күрсәтте. Шулардан чыгып, матур җәй көтәм", - ди ул.

Лилия Нурмөхәммәтова

("Ватаным Татарстан", /№ 11, 26.01.2018/)

Тулысы белән укыгыз:

http://vatantat.ru/index.php?pg=166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев