Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл халкы Урыс Барый дип йөртте - Әтнә таңы

Аерым хуҗалыклар Узган гасырның 30 нчы еллары крестьян хуҗалыкларын тоташ коллективлаштыру, крестьян психологиясен,аның милеккә карашын үзгәртү еллары булды.Иң тырыш булган җир хуҗаларын "кулак" ярлыгы тагып, милекләрен конфискациялэп авылдан сөрделәр.Ә хуҗалыгын алып бара алмаган ярлыларны көчләп колхозларга керттеләр,алар анда да хәерче тормыш алып барырга мәҗбүр ителделәр.Колхозга керергә теләмәгәннәрне тули алмаслык салымнар...

Аерым хуҗалыклар Узган гасырның 30 нчы еллары крестьян хуҗалыкларын тоташ коллективлаштыру, крестьян психологиясен,аның милеккә карашын үзгәртү еллары булды.Иң тырыш булган җир хуҗаларын "кулак" ярлыгы тагып, милекләрен конфискациялэп авылдан сөрделәр.Ә хуҗалыгын алып бара алмаган ярлыларны көчләп колхозларга керттеләр,алар анда да хәерче тормыш алып барырга мәҗбүр ителделәр.Колхозга керергә теләмәгәннәрне тули алмаслык салымнар белән кыса башлыйлар.Салым миңа дөрес салынмады дип, югары инстанцияләргә бирелгән жалобалар, "урында тикшерергә" дип,кире кайтарылалар.Колхозга кермәүчеләргә, И.Сталин хуплавы белән,яшәп булмаслык шартлар тудырыла: штрафлар, суд, милеген конфискациялэу һ.б.Акрынлап аларҗир эшкәртүдән бизеп, башка эшләр белән шөгылҗләнә башлыйлар: сыер асрап сөт сату, яшелчә устереп сату,һөнәрчелеккә күчү.Ярый әле авылкешесенә йорт тирәсе хуҗалыгы калдырыла.Ул үзенең әһәмиятен әле дә югалтмады. 30 еллар башында үуткәрелгән тулы колхозлаштырулан соң да илдә 9-10 млн аерым хуҗалык яши.Алар "уртак малны эт җыймас"дигән халык әйтеменә туры калучылар,ниндидер сәбәпләр белән совет властен күрә алмаучылар, милекләре тартып алынучылар, үҗәт кешеләр. Безнең Олы Мәңгәр авылында да,үлгәнче колхозга кермәгән. Хәзерге өлкәннәр генә хәтерли торган 3 семья бар иде. Алар халык күңелендә югалмасын, аларбелән яшь буын да таныш булсын, бу язмам аз булса да авыл тарихын тулыландырсын дип, мин алар турында үзем белгәннәрне, олылардан ишеткәннәрне язарга булдым. Зиганшин Барый абыйны (авыл халкы аны, яш вакытында аз - маз урыс сүзләре кыстырып сөйләшергә яратканы өчен булса кирәк, "Урыс барый" дип йөртте.Мин аны малай вакытымнан беләм. Ул безнең куршедә генә яшәде. Аның өе Мәңгәрнең элекке Чунти бае яшәгән урында,байның матур агач бакчасы эчендә иде. Хәзер ул бакчада берничә агач һәм куактан башка яшеллек юк. Бакча хәзер ул нигездә яшәүче , "тимер җене" кагылган хуҗаның күпсанлы техникасы белән тулган. Барый абый чандыр гәүдәле, аксак кеше булып хәтердә калган. Малай-шалайның котын алып, аның аты артыннан бик усал,кечкенә генә аксак эте дә чабып йөри иде. Ул этне без ерактан әйләнеп уза идек. Барый абыйның хатыны Хәйчә апаны мин аз гына беләм, аның авыл сабантуе көнне үлгәнен генә хәтерлим. Аларның 3 уллары булып, Хәниф исемлесе читкә китеп яшәде, Фаяз белән Габдельбәр туган авылда гомер кичерделәр. Хәдичә апа вафатыннан соң,Барый абый Рабига (халык телендә "Чүлмәк Рабигасы") исемле хатынга өйләнде. Авылда Барый абый турында,дөрес булса кирәк,мондыйрак сүзләр йөрде: "Беренче империалистик сугыш елларында,сугышка алыну куркынычы тугач,армиягә бармас өчен ул чукрак-телсез булып кылана. Симулянт түгел микән дип,моны төрлечә тикшерәләр,сыныйлар,гаепләрлек нәрсә тапмыйлар,ахырдан комиссия бүлмәсеннән чыгарып җибәрәләр. Биек баскычтан төшкәндә,сиздерми генә артыннан буш тимер мичкә тәгәрәтәләр. Анда да ул артына борылып карамый түзә. "Мичкә бәреп еккач кына,аздан гына кычкырып сүгенеп җибәрмәдем",-дип ахырдан дусларына сөйләгән имеш. Врачлар аның чукрак-телсез икәнлегенә инанып,ак билет биреп кайтарганнар. Авылда да ул чукрак-телсез булып байтак еллар йөргән. Бервакыт өендә нәрсәдер эшләгәндә,Барый абыйның хатынына сүгенеп кычкырганын урамнан үтүче берәү ишетеп ала,шулай итеп сер ачыла. Ул куркытсалар да колхозга кермәгән,аты белән төрле урыннарда эшләп семьясын туйдырган, Мин аның ат белән сельпода,ахырдан колхозга керми генә,колхозда эшләп йөргәнен хәтерлим. Мәктәп укучылары әзерләгән кош тизәген йорттан йортка йөреп,ат белән җыйнап йөри иде. Мин аны трубкасыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Авылыбыз шагыйре Вильдан Мәхмүт Германиядә хезмәт иткәндә,ел саен аңа бүләк итеп яңа немец трубкасы алып кайта иде. Ул күптән безнең арабызда юк инде. Ләкин өлкәннәр хәтерендә: Кәмәтвәли,Урысбарый, Колхозга кырын карый,- дигән җыр юллары саклана. Мәнгәрнең колхозга кермәгән икенче бер "кире беткән"е Гимранов Габдрахман.Ул сәеррәк итеп, "быт-быт" авызлары чыгарып сөйләшкән,шуңа күрә аны,"Бытый Габрдахманы"дип йөрткәннәр. Габдрахман абый 1881-1954 елларда яшәгән озын буйлы матур карт иде.Ул һәм аның хатыны Мәгъсүмә апалар заманы өчен ярыйсы гына гыйлемле булганнар.Балалары булмаган.Ревалюциягә алар халыктан күкәй җыеп,шуның белән сәүдә иткәннәр. Ревалюция булганнан соң аның байтак милкен конфискацияләгәннәр. Күршесе Галя апа Волкова сөйләве буенча Габрахман абый яшереп калдырган алтыннарының бер өлешен Галя апаның әбисе Дүнкә апайга сакларга биреп торган.Ул Казан белән авыл арасын күп таптаган,үзендә калган мөлкәтен сатып,яшереп калдырган алтыннары хисабына,колхозга кермичә дә яши алгандыр.Аларның 17 сутый җирләре булып,шуның 9 сутыена бәрәңге утыртканнар,сарык,кәҗә асраганнар.1962 елда Мәгъсүмә апа вафатыннан соң,1963 елда Олы Мәңгәрнең Мусин Мәхмүт шул йортка башка чыга.Ул вакытта олылар:йортның сул ягында йомышыгызны башкармагыз,анда Әулияләр күмелгән,-дип әйтә торган булганнар.1891 елда салынган шул иске йортны сүткәндә,өй кыегыннан 1898-1909 елларда басылган бер төргәк кәгазь акчалар да чыга.Бу да аларның революциягә кадәр бай тормышта яшәгәнлекләрен күрсәтә.Габдрахман абый улгәнче: "Советлар бетәчәк, миннән тартып алган байлыкларымны кайтарырлар",-дип ышанып яшәгән. Авылның колхозга кермәгән өченче вәкиле-Сәпәр бабай.Ул хатыны Хәбибҗамал апай белән ярлы тормышта яшәгән.Балалары булмаган.Ул югары оч мәчетен карап,миченә ягып торган.Сугыш чорында сельпода да каравыл торган.Хәзерге авыл олылары: "Без малай вакытта ипигә чиратны төнлә үк ала торган идек,Сәпәр бабай безне сельпо тирәсеннән куа,- иде дип сөйлиләр.Кәҗәдән башка хайваннары булмаган.Сәпәр бабай сугыш беткәч озак тормый,вафат була,ә хатыны иреннән соң байтак еллар яши әле.Аңа авылның югары очында яшәучеләр ярдәм күрсәтеп, багыш-күреш итеп торганнар.Сәпәр бабайның ярлы булып та,колхозга кермәүсәбәбен аңлатып бирүче кеше авылда юк инде хәзер . Колхозлашу елларында,күпчелектән аерылып,колхозга кермиче,кимсетелү,җәберләуләрне күп татыган бу кешеләрне мин көчле рухлы,үз принципларыннан тайпылмый торган,үз кыйбласына туры калган кешеләр дип саныйм.Бәлки аларда колхозларның киләчәк язмышын,җирдә күмәк хезмәт нәтиҗәсендә эшкә карашың кимүен күрә алу сәләте булгандыр. Бу кешеләрнең рухлары бу язмам өчен миңа упкәләмәсеннәр,шат булып,тыныч йокласыннар иде. Илсур Шакиров,Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев