Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы елны уңышлы озата

Ел башында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитештерү күләмен арттыру бурычы куйган иде. Министрлык елны уңышлы озата: быел авыл хуҗалыгы 5,5 процент үсеш кичерә. 2016 елда Татарстан кырларыннан 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Шикәр чөгендере уңышы да куандыра, ул - 2 миллион тонна тирәсе. Җитештерелгән продукция...

Ел башында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитештерү күләмен арттыру бурычы куйган иде. Министрлык елны уңышлы озата: быел авыл хуҗалыгы 5,5 процент үсеш кичерә. 2016 елда Татарстан кырларыннан 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Шикәр чөгендере уңышы да куандыра, ул - 2 миллион тонна тирәсе. Җитештерелгән продукция күләме 235-237 миллиард сум тәшкил итә. Бу - 105,2 процент дигән сүз. Аның 100,9 проценты - терлекчелек тармагына, 109,5 проценты үсемлекчелеккә туры килә.


2016 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вакыйгаларны барлаганда, иң элек Марат Әхмәтов тирәсендә барган ыгы-зыгыны искә алырга кирәктер. «Сентябрьдәге сайлаулардан соң Марат Әхмәтов Россия Дәүләт Думасына депутат булып китә» дигән имеш-мимешләр шактый куерды. Хәер, ул имеш-мимеш булудан бик тиз туктады. Бу хакта хәтта Рөстәм Миңнеханов та ачыктан-ачык белдергән иде. «Бу - аның үз карары», - диде ул.

Министр кәнәфиенә килергә теләүче биш-алты кеше барлыгын кычкырып әйтмәсәләр дә, сүзләр ишетелгәләде. Алар арасында Казан дәүләт аграр университетының кичәге студенты, 15 ел буе Актаныш районын җитәкләп, хәзер Мәгариф һән фән министрлыгын иярләүче Энгель Фәттахов та бар. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһировны да яңа вазифага билгеләмәкче булдык. Марат Әхмәтовның урынбасары, 33 яшьлек Марсель Җәббаров та кандидатлар исемлегендә бар иде. Лаеш районы башлыгыМихаил Афанасьевка да, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга да Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкли алырлык ышаныч белдерелде. Әмма Марат Әхмәтов китмәде. Хәер, 17 ел буе министрлыкны җитәкләгән, авыр кризис чорында, корылык хөкем сөргән елда авыл хуҗалыгына ярдәм кулы сузган, инвесторлар белән уртак тел таба белгән олпат җитәкчене башкалага озату җиңелләрдән булмас иде.


АВЫЛЛАРДА КЕШЕ ЮК


16 ел эчендә республикада авыл халкы 88 мең кешегә кимегән. Шуларның 68 меңе - яшьләр. Авыл белән күпчелек кешене бары тик прописка гына бәйли. Вахта ысулы белән йөреп эшләүчеләр күп.

- Кызганыч, кая да булса барып, атнасына ике көн каравылчы булып эшләү, 7 көн буе авыл хуҗалыгында тир түгүгә караганда җайлырак. Каравылчы хезмәте аена 15 мең сум белән бәяләнә. Авыл җирендә исә хезмәт хакы 9-11 мең сум тәшкил итә, - ди Марат Әхмәтов.


СЫЕРЛАР КИМИ


Бер ел эчендә республикада сыерлар саны мең башка кимегән. Республикадагы 338 мең хуҗалыкның 61 меңе генә сыер асрый. Бу - Татарстанның һәр бишенче гаиләсендә сөтлебикә бар дигән сүз. Бер сыер асраучылар саны - 37, икене тотучылар - 14 мең гаилә. Республиканың 5 мең гаиләсе өч сыер асрый. Дүрт һәм аннан да күбрәк малкай асрау бары тик 4 мең гаиләнең генә көченнән килә.



КЕЧЕ ЭШМӘКӘРЛӘРГӘ - ЯКТЫ ЙӨЗ


Кече эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан, федераль һәм республика бюджетыннан 2 миллиард сум акча бүленгән. Аның күпчелеге шәхси хуҗалыкларны үстерүгә тотыла.


ГРАНТЛАР БИРЕЛӘ


Икътисад министрлыгы оештырган «Лизинг-грант» программасында быел авыл җирендә яшәүче 50 процент эшмәкәр катнашкан. 133 фермер 136 миллион сум күләмендә грант алган. Бу - бер районга өч грант туры килә дигән сүз.


МАЛ ЧАЛУ УРЫННАРЫ ЭШЛИ


Республикада 80 мал сую пункты, 4 ит комбинаты бар. 19 мал чалу пункты бюджет ярдәмендә төзелә.


АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ БЕЛГЕЧЛӘРЕНӘ ЯҢА ӘСБАП


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кукуруз, рапс, көнбагыш игелә торган мәйданнарны арттыру бурычы куелган иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре «Ашлык өчен кукуруз үстерү буенча белешмәлек» китабы чыгарды.


ЯРМИНКӘЛӘР КЫШЫН ДА ГӨРЛӘДЕ


16 гыйнвардан алып 7 майга кадәр, һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре оештырылды.



ТЕХНИКА ПАРКЛАРЫ ТӘРТИПТӘ


Язгы чәчүдә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 чәчү комплексы, 5700 культиватор һәм башка техника катнашты. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүдә 690 остаханә, 773 җылытылган ремонт пункты, 3 меңнән артык механизатор һәм слесарь катнашкан.

Сүз уңаеннан, республика агросәнәгатендә тракторларның - 5, авыл хуҗалыгы машиналарының 30 проценты чит илдә эшләнгән.


ТУРГАЙЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ УЯНЫП...


Язгы чәчүгә беренчеләрдән булып Зәй, Нурлат, Аксубай игенчеләре кереште.

2 майда республика кырларының 97 процентында - 1,7 мең гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарылды. Бу хакта Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйткән иде. «Кыр эшләре тәмамланды дисәк тә була», - диде ул.


САБАН ТУЕ - МАЙДА


Казан Сабан туе быел 28 майда үтте. Республика район һәм авыл халкы 4-5 июнь көннәрендә бәйрәм итте.


АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ИСӘБЕН АЛДЫЛАР


1 июльдән Россия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Бу зур эш өчен федераль бюджеттан 38 миллион сум акча бүленүе мәгълүм. Әлеге чаралар бина арендалауга, инструктор һәм исәп алучыларны йөртү өчен транспорт белән тәэмин итүгә, мобиль һәм стационар телефон өчен түләүгә тотылган. Моннан тыш, федераль бюджет вакытлыча алынган белгечләр хезмәтен дә бәяләде. Шулай итеп, исәп алучының хезмәт хакы - 15, ә инструкторныкы 16 мең сум тәшкил итте.

Татарстанда 752 авыл хуҗалыгы оешмасы, 3326 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр; авыл җирендә - 405 мең 983, шәһәрдә 42 мең 760 шәхси хуҗалык, 1382 бакчачылык ширкәте исәпкә алынган.


СЫЕРЛАР СӨТЛЕ


Ел башыннан алып сөт җитештерү күләме республикада өч процентка арткан. Декабрь башына 1 миллион 109 мең тонна сөт җитештерелгән. Елны 1 миллион 200 мең тонна тирәсе күрсәткеч белән тәмамларбыз дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда, быел сөт күләме 30 мең тоннага артыграк булырга мөмкин.


Чулпан ШАКИРОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев