Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл җирлекләре җаваплы

"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахмановка үземне кызыксындырган, күпләрне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттем. - Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны 20 ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр, дип беләм. Бу чыннан да шулаймы? - Гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына әлеге җирлектәге көнкүреш калдыкларын...

"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахмановка үземне кызыксындырган, күпләрне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
- Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны 20 ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр, дип беләм. Бу чыннан да шулаймы?
- Гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына әлеге җирлектәге көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыйнау һәм чыгару йөкләнгән. Килгән зыянны сез әйткәнчә, 20 ел дәвамында эзләтергә мөмкиннәр.
- Таләпләр үтәлмәгәндә штраф каралган...
- Әйе. Җирләрне яхшырту, саклау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм бурычларны үтәмәгәндә гражданнарга -1 меңнән 1,5 мең сумга, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә - 2 меңнән 3мең сумга, юридик затларга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына.
- Сезнең тарафтан гамәлдәге законнарга нигезләнеп чара күрелгәне бармы?
- 2013 елда "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге авыл җирлекләренә карата 358 тикшерү үткәрде. Чүп-чар белән тулган авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге 106 җир участогы, тирес яткан 46,4 гектар җир булуы ачыкланды. Барысы 87 беркетмә төзелде. 106 күрсәтмә бирелде. Планнан тыш тикшерүләр вакытында 32,1 гектар мәйданда чүплекләр бетерелде.
- Белгеч буларак, авыл җирлекләре башлыкларына ни әйтер идегез?
- Муниципаль берәмлекләр башлыклары җирләрнең чүпләнүенә юл куймаска, җирләрне законлаштыру һәм бер категориядән икенчесенә күчерү буенча кирәкле чараларны күрергә тиешләр. Җир участокларының чүп-чар белән тулу (законсыз чүплекләр) очраклары турында "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8(843) 570-27-65 номеры белән хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев