Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ

Аларның ничек, ни сәбәпле килеп чыгуын, нәрсә аңлатуын төгәл итеп ачыклау бик авыр. Күп очракларда мөмкин булмаган эш. Мәсәлән, республикабыз башкаласы Казан шә­һәре исеменең килеп чы­гуы берничә төрле аң­ла­тыла. Шәһәр булып кит­кән Арча торак пункты белән дә шундый ук хәл. "Шашы" сүзе кергән авыл исемнәре дә шулай ук. Мәсәлән, филология...

Аларның ничек, ни сәбәпле килеп чыгуын, нәрсә аңлатуын төгәл итеп ачыклау бик авыр. Күп очракларда мөмкин булмаган эш.

Мәсәлән, республикабыз башкаласы Казан шә­һәре исеменең килеп чы­гуы берничә төрле аң­ла­тыла. Шәһәр булып кит­кән Арча торак пункты белән дә шундый ук хәл. "Шашы" сүзе кергән авыл исемнәре дә шулай ук. Мәсәлән, филология фәннәре докторы Гомәр Саттаров ул исемне угро­финнар-урдмурт­ларда булган "Шашы, Шаша" (кыяк, озын яфраклы камыш) сүзеннән алынган дип яза. Икенче филоло­гия фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Олы Мәңгәр авылы тари­хын, анда яшәгән кешеләрнең борынгы шә­җәрәләрен тәр­җемә итеп китап бастырган галим. Үзбәк телен­дә элек ташны аңлатучы "шаш" сүзе булуын, Ташкент шәһә­ренең дә элек "Шашкент" диеп аталуын, шу­ның өстенә Ташкенттан ерак түгел "Шашы" исем­ле торак пункт булуын дәлил итеп китереп, элек­ке заман­нарда безнең якларга килг­ән Шаш­кент сәүдәгәрләре шун­дый исем­не без­нең авыллар­га (Түбән Шашы, Яңа Ша­шы) кушканнар дип саный.

Республикабызда булган инеш, елга, күл исемнәрен өйрәнгәндә авыл тарихларын да авыл кешеләреннән сорашып язып алган галимә Фир­дә­вес Гарипова ул авыл исемнәрен яннарыннан аккан "Шашы" елгасының яз көннәрендә ташып, шашып агуы белән бәйләп күрсәтә.

Соңгы вариант, минем уемча, авыл кешеләренең фаразы гына. Ни өчен дигәндә, язгы су барлык елгаларда да ташып, шашып ага, ә Шашы елгасы бер генә. Шулай ук Шашы авыллары янында ул заманнарда таш чыгару карьерлары яки баш­ка чыганаклар булмаган дип әйтеп була. Югары Шашы авылыннан көньякта­рак булган хәзерге "извест­няк" таш карьерын ул вакытта белмәгәннәрдер дә, ташы да нык түгел. Гомәр Саттаров Күшәр авылы атамасының килеп чы­гышын чувашлардагы бәйрәм исеме "Кушар" белән бәйләп аңлата. Кушар (Күшәр) бәйрәме язын аерым бер урында үткәрелгән. Анда катнашкан кызлар, егетләр үзлә­ре­нә пар күзләгәннәр.

Әйшияз авылы атамасын Гомәр Саттаров Гайшә исемле хатын-кыз исе­меннән һәм төрки тел­дә дала, тигезлекне белдерүче сүздән килеп чыккан дип яза. Ләкин муллалар метрикаларда 150 ел элек үк гарәп хәрефләре белән "Айша асты", дип язганнар. Җир йөзендә шактый мең еллар патриархат хакимлек итү сәбәпле, авыл-шә­һәрләргә хатын-кыз исем­нәре бирелми. Шуңа да Әй­шияз авылы атамасын Әйшә исемле ир кеше исеменнән килеп чыккан дип уйлап була. Яшел Үзән районындагы Әйшә авылы исеменең килеп чыгышы да шулай фаразлана.

Дөбъяз авылы атамасы да гарәпчә метрикаларда "Топьяз" дип язылган. Гомәр Саттаров фикеренчә, Биектау районындагы Дөбъяз, Олыяз, Торнаяз авыл исемнәрендәге яз сүзе "дала, тигез кыр, басу"ны белдерә. Шуңа да Топьяз сүзе төп, үзәк дала, кыр, басу дигән мәгънәдә булып чыга. Шул ук галим язуынча, Комыргуҗа авылы атамасы Гомерхуҗа дигән кеше исеменнән үзгәреп киткән. Гомерхуҗа исеме озын гомерле, озак яшәүчән, исән булуларыннан чыгып бирелгән.

Күлле Киме авылы атамасы Күлле елгасы буена урнашканлыкны хәбәр итә. Киме сүзе борынгы төрки теленең кимекәй, (берәр әгъзасы җитешсез) ким булган ир балаларга бирелгән. 1762-1764 елларда булган 3 ревизия язуларында да берничә тапкыр Кишет, Әтнә авыллары кызлары Күл­ле елгасы буендагы авыл­га (исеме язылмаган) кияү­гә чыкканнар. Күлле Киме авылында 1890-1934 елларда урядник итеп куелган мәшһүр Җамал казак яшәгән. Ике хатыннан шак­тый балалары туган. Җамалетдин Габделгани улы 1848 елда Сембер губернясы Буа өязе, Янтуган волосте Сарылы авылында туган. Анда да балалары булган, күрәсең. 1905 елда Күлле Киме авылының Бибихөсни Хәлиулла За­һидулла улының кызы 22 яшендә Сары авылына 26 яшьлек Габдрахман Җамалетдин улы Габдел­ганиевкә кияүгә чыккан.

Күәм авылының атама­­­сы ки­леп чыгуын да берни­­­чә төрле аңлаталар. Мари­­­ча "ташлы, ташлык" дигән­­не аңлата дип тә, "XIV-XVII гасырларда Идел буенда яшәгән нугай кабиләләре арасында булган "Кубан" этнонимына якын тора" дип тә язалар.

Дусым авылының атамасы Дусмөхәммәт исе­менең кыскаруы арка­сын­да барлыкка килгән. "Дус" тамырына "ым" кушымтасы куеп ясалып, иркәләгән, сөеп әйтүне белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев