Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кичләре

Бездә шулай Безнең Олы Мәңгәр мәдәният йортында әледән әле төрле кичәләр, театр-концертлар булып кына тора, без дә аларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Тамаша башланганчы очрашып, бер күрешеп-сөйләшеп алуы гына да ни тора. Рәхәтләнеп ял итеп, үзара аралашып утырасың. Күптән түгел генә Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе кабул итү көннәрен зурлап бәйрәм...

Бездә шулай

Безнең Олы Мәңгәр мәдәният йортында әледән әле төрле кичәләр, театр-концертлар булып кына тора, без дә аларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Тамаша башланганчы очрашып, бер күрешеп-сөйләшеп алуы гына да ни тора. Рәхәтләнеп ял итеп, үзара аралашып утырасың.

Күптән түгел генә Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе кабул итү көннәрен зурлап бәйрәм итеп, ял иттек. Бәйрәм көннәрендә мәдәният учагыбыз шау-гөр килеп торды. Авылыбызның үзешчәннәре катнашында оештырылган бу зур концерт чын мәгънәсендә бер бәйрәм кебек булды. Көзге көннәрнең яңгырлы, көннән- көн караңгылануына да карамастан кеше күп җыелган иде. Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова концертны зур осталык белән мәгънәле итеп алып барды. Җырлы-биюле уеннар, халык җырлары, нәфис сүз сөйләүчеләрне дә рәхәтләнеп тыңладык. Гөлсинә башкаруындагы яңа, моңлы җыр да берәүне дә битараф калдырмагандыр. Танылган җырчы кызыбыз Гөлүзә Сираҗиева, күп бәйгеләрдә җиңү яулаган егетебез Мөнир Мәрдәновны кайсыбыз белми икән, әле безнең моңлы итеп җырлаучы Диас, Дамир, Рамазаныбыз бар. Чыгыш ясаганда сәхнә осталыкларын артистларча күрсәттеләр алар. Берсенең чыгышын икенчесе тулыландырды. "Яшьлек бию ансамбле кызлары башкаруындагы биюләр дә һәркемгә ошагандыр. Мәңгәр халык театры режиссеры Илнур Шакиров исә җырларын үзенә генә хас бер үзенчәлек, моң белән башкарып, тамашачы күңелен әсир итә алды.

Төрле буын вәкилләре катнашында оештырылган үзешчәннәр концертыннан авыл халкы канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев