Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл мәктәбенең үз дөньясы – Апа, абый! – “Әтнә таңы”

Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле укытучылар! Апа, абый! Гади генә итеп Укытучымны шулай атадым. Авыл мәктәбенең үз гадәте - Абый-апа, - диләр, яратып. Апа, абый! Дистәләгән еллар Мәктәп сукмагыннан узылган. Сезнең аша мең йөрәккә таба, Язмышларга юллар сузылган. Гөл кадерен былбыл белер, диләр, Җәүһәр кадерен белер җәүһәрче. Туган телне яраттыра белгән...

Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле укытучылар!

Апа, абый! Гади генә итеп

Укытучымны шулай атадым.

Авыл мәктәбенең үз гадәте -

Абый-апа, - диләр, яратып.

Апа, абый! Дистәләгән еллар

Мәктәп сукмагыннан узылган.

Сезнең аша мең йөрәккә таба,

Язмышларга юллар сузылган.

Гөл кадерен былбыл белер, диләр,

Җәүһәр кадерен белер җәүһәрче.

Туган телне яраттыра белгән

Игелекнең юктыр бәһасе!

Бөек татарымның бер баласы -

Мин ул, - диеп күкрәк какканда

Укытучымның йөрәк уты сеңгән

Дистә еллар итәр тантана.

Сезнең кыйбла - халкым кыйбласы ул,

Телен, динен горур саклаган.

Туган ягы, туган мәктәбенең

Йөз аклыгын мең кат аклаган.

Авыл мәктәбенең үз дөньясы -

Гади генә, юк ла бөеклек.

Тик шулай да буй җитмәслек кебек,

Сезнең хезмәт, Сезнең биеклек!

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев