Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Авыл укытучысы» бәйгесенең III этабына үткән укытучылар исемлеге билгеле

Икенче этапта катнашкан укытучылар арасында 10 иң яхшы конкурс эше сайлап алынды. Моңа кадәр барлык әшләр редколлегия тарафыннан анализланды. III этапка үткән укытучылар исемлеге 1. Абдуллина Флюра, Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысы. «Ак каен» исемендәге җәйге ял аланында табигать белеме фәннәре «дәресе» 2. Әһлиуллина Гөлүсә, Нурлат районы Фома...

Икенче этапта катнашкан укытучылар арасында 10 иң яхшы конкурс эше сайлап алынды. Моңа кадәр барлык әшләр редколлегия тарафыннан анализланды.

III этапка үткән укытучылар исемлеге

1. Абдуллина Флюра, Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысы. «Ак каен» исемендәге җәйге ял аланында табигать белеме фәннәре «дәресе»
2. Әһлиуллина Гөлүсә, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Бәхеткә юл җиңелме?» (80 еллыгы уңаеннан корчагинчы-шагыйрь Гакыйль Сәгыйровны (1938-2009) искә алу кичәсе)
3. Вәлиева Гөлназ, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы. «Тискәре саннар, яки Кәрлиулла математика өйрәнә»
(математик театр)
4. Галиева Фирая, Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. «Татарстан - минем республикам, туфрагында алтын яткан җир!» (башлангыч сыйныфлар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе эшкәртмәсе)
5. Гарипова Клара, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы-
сы. «Аналарга телдән һәйкәл койган данлы язучыга мәдхия!» (Драматург Шәриф Хөсәенов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
6. Нигъмәтуллина Раушания, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе. Экологик
брейн-ринг
7. Мортазина Ләйсән, Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. «Укучыларда экологик культура тәрбияләү» (III сыйныфта тирә-юньне өйрәнү
дәресе)
8. Ситдыйкова Чулпан, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Мәгариф» журналы күңелләрне нурлады»
9. Хамаева Гөлфинә, Минзәләдәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы («Мөгаллимдер мөгаллимгә, киң күңелле бер җан ул…» («Мәгариф» журналының 105 еллыгына багышланган дәрес-кичә эшкәртмәсе)
10. Шәрипова Чулпан, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Ятимлектә үскән балачак җырларымда мәң-
ге калачак…» (Җырчы Әлфия Афзалованың якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Бәйге нигезләмәсендә каралганча, III этап - мастер-класслар ярышы. Биредә бәйгенең II этабында җиңгән укытучыларның (номинантларның) үзләре укыткан предмет (программа буенча октябрь аеннан соң үтелә торган темалар сайланса, максатка ярашлы булыр иде. - Ред.) буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен күрсәтүләре сорала. Җиңүчеләрне бер төркем галимнәрдән торган жюри әгъзалары ачыклаячак. Номинантлардан мастер-класска кагылышлы таләпләрне истә тотуларын сорар идек.

Узган елларда журналыбызда бик матур эчтәлекле мастер-класс үрнәкләре бирдек. Аларга күз салып алу да зыян итмәс. Чыгышларның дәвамлылыгы - 20 минут. Үзанализ
һәм сорауларга җавап бирү дәвамлылыгы - 5-10 минут. Мастер-класс бәйгесендә катнашучы ун укытучының эшләрен (мастер-класс) 15 сентябрьгә кадәр редакциягә җибәрүләрен сорыйбыз. Соңгы киңәш итеп, Нигезләмәдән бер җөмләне искәртеп үтү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Мастер-класс форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
Без сезнең һәммәгезгә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: http://magarif-uku.ru/avyl-ukytuchysy-bejjgesenen-iii-ehtapka-u/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев