Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл урамнары йөрерлек

Кичә төнлә буранлап алды,тагын кар себерә. Март аеның "нечкә билле җиле" тагын күпме кар ташыр... Әлегә, Аллага шөкер, авыл урамнары йөрерлек хәлдә. Бардыр төрле авыллар, барысын әйләнеп кайтып булмый, тик читтә урнашкан Җөлбиләр дә юлсызлыктан зарланмый. Күәм урамнарында да йөрмәслек түгел, "Машина белән дә йөреп була", - диделәр почта хезмәткәрләре....

Кичә төнлә буранлап алды,тагын кар себерә. Март аеның "нечкә билле җиле" тагын күпме кар ташыр... Әлегә, Аллага шөкер, авыл урамнары йөрерлек хәлдә. Бардыр төрле авыллар, барысын әйләнеп кайтып булмый, тик читтә урнашкан Җөлбиләр дә юлсызлыктан зарланмый. Күәм урамнарында да йөрмәслек түгел, "Машина белән дә йөреп була", - диделәр почта хезмәткәрләре.

Ә Олы Әтнә урамнарының байтагын әйләнеп кайттым, чистартылган. "Коммуналь хуҗалык тракторлары өлгерде монысына, "Агрохим" тракторын чакыртмадык, әле йөреп булмый, дип зарланган кеше юк",- диде Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев