Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда хезмәт хакы зурмы

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында хезмәт хакының зур булмавы хакында сөйләде. - Кирәкмәгән чыгымнар һәм нәтиҗәдә керем бик аз, - дип авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тәнкыйтьләде ул. "Авыл халкы хезмәте өчен яхшы акча алырга тиеш", - дип саный ул. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Марат Әхмәтов шундый фикер белдерде....

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында хезмәт хакының зур булмавы хакында сөйләде.

- Кирәкмәгән чыгымнар һәм нәтиҗәдә керем бик аз, - дип авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тәнкыйтьләде ул. "Авыл халкы хезмәте өчен яхшы акча алырга тиеш", - дип саный ул.

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Марат Әхмәтов шундый фикер белдерде. Киңәшмә Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков җитәкчелегендә узды. Видеоконференция режимында район башлыклары да катнашты.

Фикер дигәннән, министр бик кызык саннар китерде.

- 500 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 92 проценты елны керем алып тәмамлый. Тик бары яртысының рентабельлеге генә хөкүмәт ярдәменнән тыш уңай, - диде.

Узган ун айда авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 18 мең 400 сум тәшкил иткән. "Предприятиенең кереме артсын өчен хезмәт хакы барлык керемнең 25-30 процентын тәшкил итәргә тиеш",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев