Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашлар бердәм булсын

Күлле-Киме авылында оештырылган үзешчәннәр концертын халык һәрчак көтеп ала. Танылган артистлар үз шоу-программалары белән авылгаеш килә. Ләкин, минемчә, авыл халкы нәкъ менә үзешчәннәр концертында үзенең бердәмлеген тоя. Күптән түгел шундый кичәләрнең берсе булды. Әмма гадәттәгечә түгел... Бу юлы концерт программасы яңалыкка бай иде. Бала-чага, яшьләр, олылар - төрле буын вәкилләре...

Күлле-Киме авылында оештырылган үзешчәннәр концертын халык һәрчак көтеп ала. Танылган артистлар үз шоу-программалары белән авылгаеш килә. Ләкин, минемчә, авыл халкы нәкъ менә үзешчәннәр концертында үзенең бердәмлеген тоя.

Күптән түгел шундый кичәләрнең берсе булды. Әмма гадәттәгечә түгел... Бу юлы концерт программасы яңалыкка бай иде. Бала-чага, яшьләр, олылар - төрле буын вәкилләре тамашачыга яңа җыр-биюләр тәкъдим итте. Иң күңеллесе шунда, бу кичәне әле бер тапкыр да сәхнәгә аяк басмаган үзешчәннәрнең дебютконцерты дип тә атарга була иде. Чөнки чыгыш ясаучылар арасында яңа йөзләр күп булды. Авыл халкының үз осталыгын күрсәтергә теләве, тамашачы каршында сыналырга әзер торуы, әлбәттә, сөендерә генә.

Бәйрәм концерты халыкка тагын бер яңалык алып килде. Беренчедән, авылда гаилә корып яшәүләренә түгәрәк дата булган парларны котлап уздылар. Фәнис һәм Лилия Сабировлар, Рамил һәм Рәзинә Зәйнуллиннар быел 25нче уртак көзләрен каршы алганнар. Шулай ук юбилейларын билгеләп үткән авылдашлар да җылы теләкләр кабул итте. Билалов Фәрит абыйга 80, Йосыпов Наил абыйга 60, Сабирова Илсөя апага 30 яшьтулу белән уртаклаштылар.Бу күркәм гадәт киләчәктә дә дәвам ителәчәк, дип ышандырды мәдәниятйорты мөдире Чулпан Сәләхова. Шулай ук мәдәният йорты тарафыннан Интернет челтәрендә уздырылган "Иң матур йорт" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңү яулаган Хәмитовлар, Сабировлар һәм Зәйнуллиннар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Күңелле һәм шул ук вакытта гади дә булган кичәнең ахыры югары нотада төгәлләнде: олысын-кечесен берләштергән уенлы-көлкеле дискәтүк барысын да биетте.Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм киченнән авыл халкы дә канәгать калды, рәхәтләнеп ял итте.

Диләрә Батршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев