Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар

Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл нигез булып тора - Рөстәм Миңнеханов 3 март 2018, 13:44 , Фото: president.tatarstan.ru Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз, без моңа әзер, диде Президент. (Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия...

Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл нигез булып тора - Рөстәм Миңнеханов

3 март 2018, 13:44 , Фото: president.tatarstan.ru

Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз, без моңа әзер, диде Президент.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында татар эшмәкәрләренә рәхмәт белдереп, авылны саклауда алар керткән өлешкә аерым басым ясады.

"Һәммәгезнең ниндидер тарихы, тәҗрибәсе бар. Бер-берегез белән аралашып, фикерләшеп яшисез. Бу - безнең өчен дә мөһим. Сезнең белән сөйләшеп, нинди мәсьәләләр борчуы турында без дә белергә тиеш. Хәл итү юлларын да бергә эзләргә тиешбез",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук күргәзмәдә катнашучыларга да рәхмәтен җиткерде.

"Үзегез җитештергән товарларны китергәнсез, күргәзмә оештыруыгыз өчен дә рәхмәт. Быел без "Казан Саммит" үткәрәбез. Бу ризык кына түгел, косметика да, укыту да, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә булачак. Товарны Россия күләмендә генә түгел, чит илләргә дә чыгару юнәлешендә эшләргә кирәк. Интернет кибет дигән әйбер бар, дөнья шунда күчеп бара. Шушы юнәлешне алсак, без үзебезнең продукция белән күп илләргә чыга алабыз",- диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр өстендәге бурыч һәм вазыйфаларны да кабатлап үтте. "Бүген чыгышларның күбесе милләт, авыл, тел, дин турында булды. Сез тормышта һәрберегез, үз өлкәгездә, авылда танылган кеше, эш күрсәткән кеше. Безне барыбызны да милләтнең киләчәге борчый. Нишләрбез, нәрсә булыр безнең белән? Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл ул нигез булып тора. Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Республиканың 38 программасы бар. Аларның күбесе аның авыл халкына ярдәм буларак юнәлдерелгән. Әлбәттә, без авылны хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз. Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса, авылның киләчәге һәм тормышы юк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук үз чыгышында авыл эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтәчәген дә әйтеп узды. "Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз. Без моңа әзер", - диде Президент.

Искәртеп үтик, 1-3 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар эшмәкәрләренең VII съезды уза. Анда Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750 кеше -- кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/03/159135/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев